Татар баянчысы Ринат Мөхетдинов Россия гармунчыларының Алтын унлыгына кергән

5de4275b90e9f58ac83042738b0ced69Татар баянчысы, «Урман арты» мәдәният үзәгенең «Татар гармончылары» халык ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов Россия гармунчыларының Алтын унлыгына кергән.

«Моңарчы бу унлыкта татар баянчыларыннан Рөстәм Вәлиев кына кергән булган. Башка юк иде», — диде Ринат Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ринат Мөхетдинов «Играй, гармонь» бөтенроссия фестивалендә катнашкан. Беренче каналның телевизион проектында катнашу өчен Россиянең төрле регионнарыннан гармунчылар җыелган.

Фестиваль 5 – 15 август көннәрендә Кара диңгез ярында Сочи янында үткәрелгән.

«Мин милли киемнәрдән тальян гармунда татар көйләренә эшкәртмәләр уйнадым», диде музыкант.

Ринат Мөхетдинов фестивальгә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бирелгән грант хисабына ясалып республика гармунчыларына таратылган тальян белән барган.

  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов «Урман арты» мәдәният үзәгендә ветераннар ансамблен җитәкли. Ансамбльдәге иң өлкән гармунчыга 86 яшь.
  • «Играй, гармонь» бөтенроссия естиваль 1999 елдан бирле үткәрелә. Берничә ел үткәрелми торган. Быел уникенче тапкыр «Алтын унлык»ны билгеләгәннәр. Проект авторлары - Анастасия һәм Захар Заволокиннар.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 554

Комментирование запрещено