В Татарстане школьники начнут изучать татарский язык в статусе государственного / Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле — татар теле» предметы кертелә

c33ab9e0f26da6e25df97a8bbd2feda9С начала наступающего учебного года учащиеся школ Татарстана будут изучать татарский в статусе государственного языка республики. С таким заявлением выступил глава минобрнауки региона Ильсур Хадиуллин.

По словам министра, ребята будут изучать предметы, родные языки и литературу по программам из федерального реестра. 

В настоящее время специалисты продолжают разрабатывать новейшие учебники по татарскому и литературе. На данный момент в федеральный перечень включает в себя 17 учебных пособий и еще 18 ждут своей очереди.

Кроме того, в распоряжении учителей будут тесты по этим дисциплинам для всех классов.

Хадиуллин назвал проведение языковой и нацполитики чувствительным вопросом, сопряженным с большой ответственностью.

Он добавил, что перед республикой стоит задача воспитать молодежь, имеющую «активное и деятельное этническое самосознание», что невозможно без объединения усилий системы образования, госструктур, семьи и общества.

islamnews.ru

***

2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» предметы кертеләчәк.

Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яшел Үзәндә республика август киңәшмәсендә әйтте.

«Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту  агымдагы елда федераль реестрга кертелгән үрнәк белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак», — дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.

«Татар-информ» агентлыгы министрлыкның матбугат хезмәтеннән министрның чыгышына шәрехләмә сорады. Матбугат хезмәте аңлатуынча, сүз әти-әниләре татар телен туган тел дип санамаган укучыларга татар телен укыту турында бара. «Күп кенә әти-әниләр туган телләре рус теле булса да, татар телен база дәрәҗәсендә укырга теләүләрен әйтәләр иде. Хәзер аларга татар телен дәүләт теле буларак укырга мөмкинлек бирелә», — диде матбугат хезмәте вәкиле.

Яңа фәнне 1-5 сыйныф укучылары, кайбер мәктәпләрдә 1-9 сыйныфлар да укый алачак. Аны туган теле дип рус телен сайлаганнар да, татар телен сайлаганнар да ата-аналарның теләге буенча сайлап алырга мөмкин.

Министр, Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр эшләү дәвам иткәнен әйтте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет карары белән 17 әсбап 2022 елда федераль исемлеккә кертелгән. Төп мәктәп  өчен 18 әсбап экспертизага тапшырылган.

Укытучыга ярдәм йөзеннән татар теле һәм әдәбиятыннан һәр сыйныф өчен биш юнәлеш буенча тестлар системалары эшләнгән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 597

Комментирование запрещено