Качып китсәң дә — чәчеп кит

gYHAo1fCLDxl00Ayg7MtGLeBwK3GSyxZz96ANpMKKoeZ1ZzrY2xyBzwTiiK6eZ2uTFhgc_IxzoEUtESfVV6VEDH1Игенчеләр өчен урып-җыю вакыты җитте. Кызу урак өстенә әзерлек җәй буе бара. Моңа көннәрнең явым-төшемсез һәм эссе торуы да ярдәм итә. Игеннәрне урып-җыю авыл халкы өчен иң киеренке чор, аны югары дәрәҗәдә оештыру, эш техникасын ныклап әзерләү таләп ителә. Соңгысына аеруча игътибар зур, чөнки төзек булмаган комбайн урып-җыю кампаниясенә зур зыян сала. Урып-җыю чорында моңа юл куярга ярамый…
Ә менә Мәчәләй авылында барсы да тәртиптә. 2021 елның көзе бик коры иде. Ә шулай да, зирәк татар халкы әйтеме буенча, качып китсәң дә — чәчеп китәргә кирәк бит. Шуңа күрә востоклылар, һава торышына карамастан, бөтен планлаштырылган кырларга да уҗым бодае чәчеп куйдылар. Читтә торган кайбер белдекле авылдашлар, бу эшкә кырын карап, ярамаган эш эшлиләр, дигән нәтиҗә дә ясап куйдылар. Ә тирән көз җиткәч, яңгырлар килде, дым җиргә сеңеп, кырлар яшәреп китте. Димәк, 2022 ел уңышы өчен көрәш хәере белән башланды, кыр эшләрендә нинди генә авырлыклар килеп чыгуга карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән уңышлы булдык. Бүгенге көнгә инде гектарыннан 43 — 45 центнер суктырылып, амбарларга урнаштырылды.

Инде күп мәртәбәләр язганымча, “Восток” җитәкчеләре җыеп алган уңышларыннан халыкка да өлеш чыгарып торалар. Кем — үсемлек мае, кем — ашлык белән ала, үзләре үк китереп тә бирәләр. Саламын да, бер пайга биш рулон исәбеннән, йортларыбызга кадәр китереп куялар. Дөрес, шунысы да бар: китереп биргән өчен 1000 сум акча түләргә кирәк, дип аңлаттылар халыкка. Аңлыйбыз, тракторга солярка да салырга кирәк бит.

“Восток” предприятиесе җитәкчелегенең авыл халкына булган мөнәсәбәте куандыра. Күмәк предприятие оешкач, элеккеге колхозыбыз җирләрен арендага алып эшкәртә башлаган чит авыл кешеләреннән кайтарып, җиң сызганып эшкә керештеләр. Моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ренат Искәндәровка аерым рәхмәтләребез — агротехниканы җиренә җиткереп эшләтә һәм бүген без моның мул уңышын күреп шатланабыз.

Баш агроном Ригил Яхиннан: “Кайчан йоклыйсың соң син?” — дип сорасаң, ул, тыйнак кына елмаеп: “Кыш җиткәч йокларбыз. Яңа техниканы үзләштереп, яңа технологияләр кулланып, киләсе ел уңышына нигез салабыз”, — дип җавап кайтара. Гомумән, ул күп сөйләргә яратмый, ә менә эшен җиренә җиткереп эшли. Димәк, авылыбызның киләчәге һәм төзеклеге яшь белгечләрнең ышанычлы кулларында. Ә без, олы буын колхозчылары, аларның эшләренә сокланып, дога кылабыз, эшләрендә — уңышлар, үзләренә исәнлек теләп калабыз.

Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
«Бердәмлек».
 

 

Просмотров: 693

Комментирование запрещено