Юкка гына Тупли авылын Җылы Җыен (Теплый Стан) дип атамыйлар. Чөнки авылыбызның тирә ягында — чишмәләр, кышын-җәен авылны икегә бүлеп инеш агып тора.
Шушы чишмәләрнең берсе Калмугыч очында. Элек Нурулла коесы, ә хәзерге вакытта — Нурулла бабай чишмәсе дип атыйлар. Ел әйләнәсендә авыл халкы, ялга кайтучы кунаклар чишмә суына йөриләр.
Бүгенге көндә Нурулла бабай чишмәсе тирәсен төзекләндерү эшләре алып барыла. Узган елларны эшләрне битараф булмаган авылдашлар Якуп Абдуллов, Әхтәм Ногманов абыйлар башлап җибәрүчеләрдән булдылар. Этаплап коесын ясап, төшә торган сукмагына плитка җәелде. Инде быел агалы-энеле Тәлгать, Әгъзам, Әхтәм Исмәгыйловлар төзекләндерү эшләренә керештеләр.
Әлбәттә, алда эшләр күп. Коены каплап, тирә-ягын матурайтып коймаларга кирәк. Тау битендә ике машина куярлык парковка булачак. Койма мәсьәләсен хәл итүне Тәлгать һәм Рәфкать Хуҗиннар үз өсләренә алдылар. Хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итүчеләрдән — Мәсхүт Шәрапов, Сәлим Сәгыйров, Якуб Абдуллов, Әхтәм Ногманов. Кое янындагы йортта яшәүче Зәтия апа Яппарова, эшчеләрнең электр коралларын эшләтер өчен, электр энергиясен биреп тора.
Иң мөһиме, финанс чыгымнар авылның өч мәчетләре ярдәмендә хәл ителде.
Әнәс МИНГАЛИ.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1221
Бик тя матур булган,алланын ряхмяте яусын!Тямне дя бит авылыбызнын чишмясенен суы!Яз,кез дя бара алсак иде,чишмябезне карарга,суын алырга!Юллары гына бик якшы тегел шул
Бик ЗУР рахмят сезгэ егетлэр. Изге эшлэрегезгэ.
Молодцы Тупли авылы. Мулла авылыннан САЛЯМ.
Алланын рэхмэтлэре яусын сезлэргэ абзыйлар. Исэн САУ булыгыз.
Молодцы