Ризаэддин казыйның сабакташы ХӨСНУЛЛА АХУН

БезымянныйСамара өлкәсенең хәзерге Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылының берничә кешесе данлыклы Чыршылы (Чә­шеле) мәдрәсәсендә укыган булса да, алар мөгаллим хез­мә­тенә алынмаганнар. 1888 елда, җыен карары нигезендә, Гә­рәй Әһлиуллин, Сәлах Зәйнәгетдинов һәм Габделгани Габ­де­рәшитов әлеге мәдрәсәгә мөгаллим сорап баралар. Шулай итеп, уку йортыннан заманы өчен шактый алдынгы карашлы хәлфә Хөснулла Баһаветдин углын Иске Ярмәккә җибәрергә карар кылалар.

Хөснулла ахунның нәселе Чабак исемле бабайдан башлана. XVI гасырның өченче чи­регендә Чабакның уллары Тәүтил һәм Хөсәен, онык­лары Әмир, Бәшир, Зәбир, Яһүдә, Бәрки һәм Зөлкәрнәй Сембер губернасындагы Яңа Шәйморза авылыннан Самара губернасындагы Иске Үтәмеш авылына күчеп киләләр. Хөснулла ахунның бабасы Мөхәм­мә­д­әмин Бәшир углы (1773 елда туган) һәм әбисе Мөхәрәя (1776) гаиләсендә дөньяга кил­гән ал­ты баланың соңгысы — Хөснулла хәз­рәт­нең әтисе — Ба­һа­ветдин (1816) атлы була.

Хөснулла Баһаветдин углы 1857 елда Чирмешән районы Юга­ры Чагадай авылында урта хәлле гаиләдә сигезенче бала булып туа. 11 яшендә, ягъни 1868 елда, Чыршылы авылы мәдрәсәсенә барып, хәлфә Габ­делфәттах хәзрәткә укырга керә. Әнисе вафат булып, әтисе икенче хатынга өйләнгәч, Хөс­нулла Габделфәттах хәз­рәт­нең йортында хезмәтче була.

Хөснулла Чыршылы мәд­рә­сәсендә булачак мәгъ­рифәтче Ризаэддин Фәх­реддин белән бергә егерме елдан артык, ягъни 1889 елга кадәр укый. Шә­кертләр Чыршылы волостенда писарь булып эшләүче Мухранов фамилия­ле бер кеше белән танышалар. Ул аларга рус телен өйрәтә, А.Пушкин, Л.Толстой, К. Маркс, Ф.Энгельс китапларын укырга биреп тора. Башка шәкертләр, көнләшеп, Ризаэддин белән Хөснулла өс­теннән мәдрәсә мөдиренә шикаять язлар. Нәтиҗәдә, русча укыганы өчен, Хөснулланы мәдрәсәдән чыгаралар. Янәдән писарь Мухранов ярдәмгә килә — Хөснулланы үзенең ярдәмчесе итеп 5 сум хезмәт хакына эшкә ала.

Көннәрдән бер көнне Хөс­нулланың тормышында хәл­ит­кеч вакыйга була. Чыршылы волостена дуңгыз чумасы авыруына мөнәсәбәтле карантин ту­рындагы мөрәҗәгать килә, һәм отставкага чыккан солдат, аны дөрес тәрҗемә итмичә, ха­лыкның башын бутый. Имеш, патша хөкүмәте авыл ке­ше­ләрен чучка үрчетергә чакыра икән! Бу авылдашлар арасында гауга чыгара. Нәтиҗәдә, Габделфәттах хәзрәт Хөс­нул­лага мөрәҗәгать итәргә мәҗ­бүр була. Шәкерт, хатны тө­гәл тәрҗемә кылып, халыкны тынычландыра. Шулай итеп, Хөс­нулла яңадан мәдрәсәгә хәлфә булып кайта.

Хөснулла хәлфә 1889 ел­да Иске Ярмәккә күченә. Бирегә килер алдыннан Ризаэддин хәзрәт үзенең икетуган се­ңе­лесе Нурҗиһан Хөснетдин кызы Рахманкулованы, никах укып, аңа кияүгә бирә. Бу вакытта егеткә — 32, ә кызга 19 яшь була. Иске Ярмәк халкы яшьләргә алты почмаклы өй салып бирә. Әмма Хөснулла бу өйне мәд­рәсә итеп файдалана, ә үзе фа­тирда яши башлый. Моның өстенә, Әхмәдһади Максуди­ның 50 данә «Мөгаллим әүвәл» китабын үз хисабына сатып алып, шәкертләренә тарата.

Җәдиди мәдрәсәгә шул ел­ның көзендә үк 80 шәкерт кабул ителә. Биредә, дин дә­ресләреннән тыш, тарих, җәгъ­­рафия, хисап һәм табигать фәннәреннән дә белем би­релә. Хөснулла хәзрәтнең шә­керте Харис абзый Галимов сөйләгәннәргә караганда, уку йортына шул заман өчен яңа күренеш дип саналган өстәл-урындыклар, кара такта һәм акбур, тарих, география карталары кайтарыла.

Дүрт айдан соң Богырыслан өязеннән килгән исправник мәдрәсәдә укы­ту яхшы дип белдерә, әмма мөгаллим булу өчен имам да булырга кирәк, дигән шарт куя. Нәтиҗәдә, авыл халкы Хөснулланы яңа гы­на салынган өченче мәхәллә мә­четенә имам-хатыйб итеп сай­лап куялар. Нибары ике кыш укыган шәкертләрнең тиз арада укырга-язарга өйрәнүенә ата-аналар таң кала.

1891 елда Ризаэддин Фәх­реддинне Уфага казый итеп эш­кә алалар. Шул елларда булса кирәк, Хөснулла хәзрәт, Диния нәзарәтенә барып, мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов, казыйлар Гыйниятулла Капкаев, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши хозурында имтихан тап­шыра һәм имам-хатыйб, мө­дәррис шәһадәтнамәсе ала. Ал­га китеп булса да шуны әйтик: 1912 елда Хөснулла хәзрәткә ахун дәрәҗәсе дә бирелә.

Бу елларда Хөснулла ахун мәдрәсәсе Оренбург һәм Самара губерналарында иң алдынгылардан санала. 1903 елда Хөснулла хәзрәт хатын-кызлар өчен дә мәктәп салдыра. 1910 — 1911 елларда мәдрәсәдә рус классы ачы­ла. Ахунның олы улы Габделхәмитнең, Богы­рысланнан укытучы шәһа­дәт­намәсе алып кайтып, мәд­рә­сәдә рус теле укыта башлавы авыл мәгарифенә яңа сулыш өрә. 1912 — 1913 елларда уку йорты земство карамагына күчә, хөкүмәт биредә эшләүчеләргә хезмәт хакы түли башлый. Эшләү чорында мәдрәсә йөзләп имам һәм мөәзин, 150 — 200ләп мөгаллим-хәлфә әзерли.

Мәдрәсә ябылганнан соң, хәзрәтнең иллеләп укучысы төрле төбәкләргә тара­лып, совет оешмаларында бухгалтер, счетовод, кассир, район башкарма комитеты белгечләре булып хезмәт куя. Райком секретаре Зөфәр Ганиев, язучы Халикъ Садри, профессор, полит­экономия укытучысы Шәһит Җәләевләр — Хөснулла ахунның шәкертләре.

Хөснулла хәзрәт авыл хал­кының хуҗалык, көнкүреш эш­ләренә зур яңалыклар алып килә. Элегрәк игенчеләр арыш, арпа, тары, борай иккән булса, хәзрәттән күреп, йом­шак сортлы бодай да чәчә башлыйлар, югары уңыш бирә торган бу бодайны күрше-тирә авылларга да сатып, табыш алалар. Нурҗиһан абыстай исә хатын-кызларны бодай оныннан ак күмәч һәм бавырсак пешерергә өйрәтә.

Әлбәттә, зур хуҗалыктагы эшләрне хәзрәт белән абыс­тай үзләре генә алып бар­маган. Кунакчыл, заманы өчен мәгърифәт үзәгенә әйләнгән әле­ге йортта, Денис авы­лыннан килеп, Хөршидә әби белән Әһлиулла бабай Гарифуллиннар хезмәт иткән. Хөршидә әби, оныгы Кәримә апа биргән мәгъ­лүматларга караганда, кө­ненә 18 мәртәбә самовар куя булган. Табынны шулай еш әзер­ләү йортка киңәш сорап яки кунак булып килүчеләрнең күплеге хакында сөйли. Шул исәптән, хезмәтчеләр дә, гаилә әгъзалары, хәзрәт һәм абыс­тай, аларның балалары белән бер табын артына утырып, сый-нигъмәттән авыз иткән.

Йорт салыр өчен урман ерак һәм кыйммәт, ә янгын хәвефе кабатлану ихтималы бу­лу сәбәпле, Хөснулла хәзрәт ярмәклеләрне саман кирпеч сугып өй салырга өйрәтә. Саман кирпечтән мәдрәсә дә төзетеп куя. Соңрак, Сок елгасы буенда кызыл балчыктан сугылган кирпечне утта яндыра торган кечкенә завод та булдыра. Кыз­ганыч, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән, кызыл кирпечкә ихтыяҗ кими, завод та эшләүдән туктый һәм инде яңадан тернәкләнеп китә алмый.

Хөснулла хәзрәт авылдагы гореф-гадәтләргә дә йогынты ясый. Элек егет белән кызның очрашуы зур гаеп саналып, аларны эләктерә калсалар, йөз­ләренә сөрем ягып, кулларын бәйләп, урамның бер башыннан икенче тарафына йөртү йоласы булган. Хөснулла ахун бу гадәт белән дә көрәш башлый, вәгазь кыла, тыя-кисәтә… Ул урамда күренү белән, мәсхәрә кылучылар шунда ук тарала.

XIX гасыр дәвамында тө­бәктәге күпчелек татар авыллары Байтуган волостена караса, Иске Ярмәк исә мордвалар күпләп яши торган Иске Сосна волостена кергән. Рус телен камил белгән Хөснулла ахун 1897 елда үткәрелгән халык санын алу вакы­тында Вечкан, Байтуган, Иске Сосна волостьларында оештыручы-инструктор булып эшли. Нәтиҗәдә, төбәктә халык санын алу эше шактый уңышлы һәм тыныч шарт­ларда уза. Шул елда ук, Хөснулла ахунның тырышлыгы белән, Ис­ке Ярмәк авылы татарлар күп­ләп яши торган Байтуган волос­те карамагына күчә.

Хөснулла ахун заманының акыллы, укымышлы имам­на­рыннан санала, газета-жур­нал­лар алдырып укый. Аеруча, Оренбургта сабакташы Ризаэддин Фәхреддин чыгара торган «Шура» журналы һәм Фатих Кәрими мөхәррирлегендә дөнья күргән «Вакыт» белән даими танышып бара. Үзе дә, вакытлы матбугат битләрендә мәкалә-хәбәрләр бастыргалап, мәшһүр имам-голәмәләр белән аралашып яшәгән.

Хөснулла янына еш кына киңәш сорап та килгәннәр. 1914 елда башланган Беренче Бөтендөнья сугышына карата ул тискәре мөнәсәбәтен белдерә, халыкның кан коюына бик борчыла. Олы улы, мөгаллим Габделхәмитне дә башка авылдашлары белән фронтка озатырга мәҗбүр була. Ул анда өч мәртәбә яраланып, 1918 елның 1 феврелендә генә Иске Ярмәккә кайта.

Әүвәлгеләр сөйләвенә караганда, Хөснулла хәзрәт пат­ша режимына да каршы­лык белдерә. Авылга Февраль революциясе турындагы хә­бәр килеп ирешү белән, үз мәдрәсәсе диварында эленеп торган Николай II портретын идәнгә атып бәрә һәм аяклары белән таптый. «Җитәр инде син мәлгуньгә кан коярга!» — дип, нәфрәтен белдерә.

Октябрь революциясе турындагы хәбәр килеп ирешкәч тә, гади халыкны тынычландыра: «Илдәге үзгәрешләр бә­хет алып киләчәк, хәерчеләр бетәчәк, большевиклар зыян китермәс!» — дип сөйли торган була. Яңа хакимиятнең уңай якларын гына күрергә өнди. Хәтта большевиклар тарафыннан мәдрәсәне ябуны да тыныч кабул итә.

Хөснулла ахун Граждан­нар сугышы чорында да төшен­келеккә бирел­ми. Бө­гелмә өя­зендә көчәйгән сәнәкчеләр, үз­ләренә иярченнәр эзләп, Камышлы тарафына вәкилләр җи­бәрә. Камышлы картлары, ризалык бирү алдыннан, берничә егетне Хөснулла ахун янына җибәрәләр. Ахун исә аларга совет хөкүмәтенең өч уңай ягын атый: «Крестьянга 22 дистинә җир бирде; бөтен ятим-ябаганы үз канаты астына алып, приют, балалар йортлары булдырды; гыйлеме булмаган бар халыкны парта артына кертеп утыртты», — ди. «Менә шушы чараларга каршы сезнең җитәкчеләрегез нин­ди лозунг белән халыкка мөрәҗәгать итәргә уйлый?» — дип сорау да бирә. Әлбәттә, вәкилләр моңа җавап кайтара алмый. Нәтиҗәдә, камышлылылар сәнәкчеләр хәрәкәтенә кушылмый һәм мәгънәсез кан коюлардан котылып кала.

Хәзрәт ачлык елларында фәкыйрьләргә төшке аш аша­туны да оештыра. Юкәле тау агачларын халык утынга ягар өчен кисәргә тотынгач та, тимәгез, биредә тарихи урын, изгеләр тавы, дип, пычкы, балта белән менүчеләрне туктата. Шулай итеп, әлеге тарихи һәм табигый һәйкәл хәзерге көнгәчә сакланып кала.

1918 елда хәзрәт Уфа шәһәрендәге Милләт мәҗле­сендә Богырыслан өязе вә­киле буларак катнаша. Рево­люциядән соң мәдрәсәсе ябылгач, Богырысланга укытырга китә. Үз йортын, медпункт ясагыз, дип, гариза язып калдыра. Әмма аңа Богырысланда мәдрәсә оештырып җибәрү насыйп булмый.

1928 елда ул янәдән Иске Ярмәккә кайта. Җирле хакимият аңа үз йортында яшәргә рөхсәт бирмәү сәбәпле, ахун Ярый Әхмәтҗановның саман кирпеч өендә яши.

* * *

Хөснулла Баһаветдин уг­лы 1937 елда 80 яшен тутырып бакый дөньяга күчә. Җәсәде Иске Ярмәк авылы каберстанында, 1935 елда 65 яшендә вафат булган хаты­ны янәшәсенә җирләнә.

Хөснулла ахун һәм Нур­җиһан абыстайның Габдел­хәмит (1895 — 1970), Исхак (1897 — 1934), Исмәгыйль (1902 — 1979), Рәшит (1906 — 1969), Сәгыйть (1918 — 1941) исемле угыллары була. Габделхәмит, Исхак, Рә­шит әтиләре һөнәрен дәвам итеп, укы­тучы, мәктәп директоры булып эшлиләр. Кызлары Кәримә (1909 — 1983) Ташкентта та­тар газетасы хез­мәткәре Рәхмәт Чурагуловка кияүгә чыгып, өч ир һәм ике кыз бала үстерә.

Бу нәсел кешеләре арасында галимнәр дә бар. Мәсәлән, Исмәгыйльнең кызы Рэя Байкова — философия фәннәре кан­дидаты, Габделхәмитнең оны­гы Рөстәм Туйкин — тарих фәннәре кандидаты, туруны Булат Хәмитов — авыл хуҗалыгы фәннәре кан­дидаты, Кәримәнең улы Булат Чурагулов М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.

Мәкаләне басмага Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘДКӘРИМ,

Булат ХӘМИТОВ һәм Ленар ГӨБӘЙДУЛЛИН әзерләде.

(«Безнең мирас»)

Просмотров: 663

Комментирование запрещено