Социаль контракт нәрсә ул?

Марат Ахтямов 1Самара өлкәсендәге мохтаҗ гаиләләр һәм аз керемле гражданнар 2010 елдан башлап социаль контракт дип аталган дәүләт ярдәменнән файдалана алалар. Ул аз керемле гаиләгә мөмкинлекләр ачарга һәм ак­рынлап үз-үзен тәэмин итүгә күчәргә ярдәм итә. Аны уртача керемнәре Самара өлкәсендә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаи­ләләр һәм гражданнар ала ала. Социаль контракт буенча ярдәмнең максималь күләме 350 000 сум тәшкил итә һәм ул 3 елга 1 тапкыр гына бирелә. Социаль контракт һәм аны рәсмиләштерү нечкәлекләре турында тулырак мәгълүматны https://vk.com/samregion_press?w=wall-205716060_2366 сылтамасы буенча табарга мөм­кин. 

Ярдәм чарасы гамәлгә ашы­рыла башланганнан бирле аннан 28,5 меңнән артык кеше файдаланган. Ул бит хө­кү­мәттән акча алдың да шу­ның белән бетте, дигән сүз түгел. Хөкүмәт гаиләне катлау­лы финанс хәлдән чыгаруга юнәл­тел­гән план да таләп итә.

2021 елда социаль контракт күләме һәм юнәлешләре үзгәргән. Хәзер аны эш эзләү, эшмәкәрлек итү, шәхси хуҗа­лык алып бару, катлаулы хәлдән чы­гарга ярдәм итүче чараларга тотарга мөмкин. Россия президенты Владимир Путин әмере буенча шәхси эшмәкәрлек башлап җибәрү өчен — 350 меңгә, ә шәхси хуҗалыкны эшләтеп җибәрү өчен 200 меңгә кадәр акча каралган. Агымдагы ел башыннан бирле өлкәдә шундый 4500 контракт төзелгән.

Самарада яшәүче Марат һәм Алинә Әхтәмовлар гаи­ләсе шушы социаль киле­шүне га­мәлгә ашыруның уңыш­лы бер мисалы булып то­ра. Ма­рат тумышы буенча Борский районының Петров­ское авылыннан. Урта мәк­тәп­не тә­мамлаганнан соң «Авыл ху­җалыгы продукциясе җи­теш­терү һәм эшкәртү техно­ло­гиясе» белгечлеге буенча юга­ры уку йорты тәмамлаган. Сту­дент елларында Самараның төр­ле азык-төлек җитештерү ком­бинатларында эшләгән. Шул ва­кытта ук ул продукция­нең ничек һәм нәрсәдән эш­ләнүе, нинди партияләр һәм күләмнәр белән чыгарылуы, сый­фатын тикшерү һәм, иң мөһиме, әзерләү өчен нинди чимал кулланырга кирәклеге белән яхшы таныш. Марат шоколад, туңдырма ясау фабрикаларында, ит комбинатларында эшләп тәҗрибә туплаган.

Моннан дүрт ел элек, бала чагыннан ашамлык­лар пе­ше­рергә яраткан егет ипи салу бе­лән мавыгып ки­тә. Күпь­еллык тәҗрибәсе ярдә­мен­дә ул сыйфатлы, тәмле һәм кушымталарсыз ипи салу формуласын уйлап таба. Башта дусларын сыйлый. Тиздән тәмле ипи авыз итәргә теләүчеләр саны арта һәм беренче заказлар ки­лә башлый. Менә шул вакытта Марат эшен киңәйтергә карар кыла да инде.

Консервантлар кушылмаган он табуы кыен булганлыктан, ул кечкенә генә тегермән сатып ала. Ашлыкны Пензадан махсус заказ буенча кайтарта. Ә социаль контракт турында ишетеп алгач, бәхетен сынап карарга була. Кирәкле документлар җыеп, бизнес-план төзи һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшыра. Бер ай дигәндә аңа уңай җавап бирәләр. Шулай итеп «Эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча 250 мең сумлык контракт төзелә һәм бу елның маенда якташыбыз икмәк пешерү цехын ачып җибәрә. Дәүләт ярдәме ике бала тәрбияләүче Әхтәмовлар гаиләсенә тотрык­лы керем алырга мөмкинлек бирә. Әлегә милләттәшебез шәх­си эшмәкәрлек юлына беренче адымнарын гына ясый. Әмма киләчәктә Марат акрынлап эшен киңәйтергә – продукциясен Самара кибетләре аша да сатарга уйлый.

- Элек мин ун ипилек камырны кул көче белән изгән булсам, социаль килешү ярдәмендә сатып алынган җиһазлар куллана башлагач, җитештерелгән продукция күләме ике-өч тапкырга артты. Тиздән безнең пекарняда пешкән хуш исле ипине шәһәребез кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин булачак. Иң мөһиме – яраткан тормыш иптәшем һәм улым Артур белән кызым Амира янәшәмдә. Авырлыкларны җиңеп, алга атларга алар миңа көч-куәт бирәләр, — ди яшь эшмәкәр. 

Теләгән теләкләреңә, куйган максатларыңа ирешергә насыйп булсын, Марат. Син пешергән ипиләрне тиздән без дә авыз итәрбез, дип өметләнеп калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

(Өлкә хөкүмәте сайты мәгълүматына таянып язылды).

«Бердәмлек».

Просмотров: 475

Комментирование запрещено