Сез мәктәпкә әзерме?

Муратов Ислам

Ислам Моратов

Август — балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Күпләр аңа алдан ук әзерләнеп куя. Ә кай­берәүләр кайчан алырбыз, нәр­сә алырбыз, әле исемлеге дә төзелмәгән, бала үсеп китәргә дә мөмкин, диләр.

Ә без бала чакта бик тә кө­тә идек август аен. Ай урталарында яисә ахырында без әти-әни белән колхоз базарына бара идек. Энем үзенә исемлек төзи, мин — үземә һәм шул список буйлап әйберләр алабыз. Рәхәт вакытлар булып истә калган. Җәй буе җиләк-җимеш, яшелчә сатып яисә көтү көтеп җыйган акчабызны да алып барабыз. Азмы-күпме, әти-әнигә ярдәм бит. 

Ә иң истә калганы — башлангыч мәктәпне тәмамлагач алынган киемнәр. Ул елны миңа физ­культура өчен дә спорт киеме сатып алдык. Елыйсыларым килеп китте, шул хәтле зур. Ә әни «На вырост!» дип кенә җиффәрә. Башта кәеф кырылган булса да, аннан кинәнеп кидем мин аны. Башта балак­ларын бөкләп, үсә төшкәч — төшереп. Университетка укырга киткәч тә, ул минем белән ияреп барды — анда инде балакларын тагын бөкләп, бриджи итеп кидем. Бу ыштан намус белән эшләнгән совет киемнәренең соңгысы булган, ахрысы.

Хәзерге дөнья икенче төр­ле инде, бөтенләй башка таләпләр. Быел иптәш кы­зым­ның улы беренче сыйныфка бара. Шул уңайдан аларның мәк­тәпкә әзерлек про­цессы белән кы­­зыксындым. Әл­фия Мәхмүтова әй­түенчә, улын ин­де тулысынча мәк­тәпкә әзерләп бе­тер­гән.

- Дөресен генә әйткәндә, эко­но­мия нисбәтеннән чы­гып, әзерлекне ал­дан ук башла­дык, кирәк-ярак­лар­ны ел дәвамында җыйдык. Чөн­ки августка килеп терәлгәч, сатучылар бәяләрне арттыра, бөтен җирдә ыгы-зыгы башлана, шуңа алдан хәстәрләнеп куйдык. Соңгы этапка мәктәп формасын алуны гына калдырдык. Хәзер күп мәктәпләрдә фор­маның билгеләнгән бер төсе бар. Безнең мәктәптә — бу куе зәңгәр төс.

- Әлфия, мәктәпкә әзерлек күп чыгымнар таләп иттеме?

- Минем исәп буенча 10 меңнәр тирәсе булгандыр. Чөн­ки шушы ук әйберләрне җә­ен алган булсак, 15 меңнәр ти­рәсе чыккан булыр иде. Алдан әзерләнеп куюның плюслары бар шул.

Тәҗрибәле әниләрнең фи­кер­ләренә колак салганда, мәк­тәп әйберләрен алган оч­ракта “сарафан радиосы”на таянып эш итәргә кирәк. Хәзер интернетта төрле форумнар, фикер алышулар бар. Интернет кибетләрдә сезгә кадәр сатып алучылар товар хакында мәгълүмат кал­дыра. Күбесе ба­лага әйберне ба­ры тик аның үзе бе­лән алырга ки­ңәш итәләр. Иң мөһиме — букча да, киемнәр дә уңайлы булырга тиеш.

Мәктәпкә кирәк булган товарларның бәяләрен чагыштырганда, малайларга чалбар, жилеты булган комплект бәяләре базарда 3800 сумнан башлана. Күлмәкләр 700 — 1000 сум тирәсе. Спорт костюмы 1800, кайберләре 1500гә дә бирә. Сумкаларны 1500 сумга алып була, тик аларның сыйфаты бик начар. Нигездә — 2500-3000 сум. Физкультура өчен аяк киеме 800 — 900 сум чамасы тора. Дәфтәрләргә килгәндә, 12 битле гади дәфтәр 6 сумнан башлана, 8 сумлыгы да бар.

Россия халкы җәйге ялга диңгез буена бер атнага барыр өчен ел әйләнәсе акча җыя. 1 сыйныфка баласын бирүчеләр дә шулайдыр, мөгаен…

 

Күзәтүләрдән: Статистик мәгъ­лүматларга караганда, малайларны беренче сыйныфка киендерү өчен уртача 8320 сум, ә кызларга 7840 сум акча кирәк. Бу суммага гаджетлар да, канцтоварлар да кермәгән әле. Телефон, планшет кебек техника да сатып алсагыз, бәяләр бермә-бер артачак: малайларга — 53420, кызларга 52940 сум кирәк булачак, ди “Авито” аналитиклары.

 

- Мәктәп турында сүз кер­гәч, сез кайсы мәктәпне һәм ни өчен аны сайладыгыз?

- Бик озак бер нәтиҗәгә килә алмадык, иң башта “Яктылык” мәктәбенә тукталдык, аннан баланы йөртергә ерак дип кире уйлаган булсак та, нәтиҗәдә, барыбер шунда барабыз инде. “Яктылык”, ни дисәң дә, татар мәктәбе, туган телне өйрәнү безнең өчен бик кирәк. Без бит дәүләт балалар бакчасына йөрдек, шул рәвешле, улыбыз рус телен яхшырак белә, аннан икенче мөһим фактор да бар — балалар мәктәптә хәләл ризык ашыйлар. Анда татар мохиты, татар укытучылары, татар балалары, тәртип. Мин үзем әлеге мәктәптә укыган кеше буларак, андагы таләпләрне бик яхшы беләм. Мәктәп өебездән ерак булса да, без шундый карарга килдек.

- Балагыз беренче сый­ныфка укырга керүе дулкын­лан­дыргычмы?

- Дулкынландыргыч кына тү­гел, борчылдыргыч та. Яхшы укый алырмы, мәктәп тормышына ияләшерме кебек сораулар борчый. Без мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрдек, шуңа күрә күпчелек балалар белән таныш инде, алар арасында дуслары да бар. Бала тормышында гына түгел, без­нең тормышта да үзгәреш — хә­зер барыбызга да яңа режимга ияләшергә туры киләчәк. Минем дә эш графигым үзгәрә, иң беренче чиратта, балам бе­лән шөгыльләнәчәкмен, аны мәктәпкә, өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә йөртү дә минем вазыйфа булачак, шунлыктан эшемне хобби буларак кына кал­дырам.

 

…Чыннан да, мәктәпкә гаи­лә белән бергә әзерләнмичә булмый. Бу күпмедер дәрәҗәдә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясарга мөмкин. Уку елы башлангач, күп кенә гаиләләргә ярдәмгә әби-бабайлар да килә, чөнки һәрбер ата-ананың эш­тән теләгән вакытта чыгып китү җае юк, ә баштагы адаптация вакытында ансыз булмый.

Мустеева Алима

Алимә Мустеева

Муратов Ислам

Ислам Моратов

Айгөл САФИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 489

Комментирование запрещено