Татар яшьләре көннәрендә ниләр көтелә?

facd761666eeb7dcc66667e0a9c11aaa490efe894d92bef2837d212268c41–5 сентябрьдә «Волга» яшьләр үзәгендә XXXII Татар яшьләре көннәре узачак. Бай тарихы булган, илнең төрле почмакларында яшәүче татар яшьләрен берләштергән проект быел нәрсәләр белән гаҗәпләндерәчәк? Матбугат очрашуында әнә шулар хакында сөйләделәр.

Төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче татар яшьләрен туплаучы форум быел 32 нче тапкыр үткәреләчәк. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, 1990 елда беренче тапкыр узган татар яшьләре көннәренең максатлары бер төрле булса, хәзер башкача.

– Ул вакытта азатлык өчен көрәштеләр, мөстәкыйльлек турында сөйләштеләр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буыннарга татар милләтенең рухи байлыгын тапшыру – яшьләр алдында бүген әнә шундый максатлар тора, – диде Шәрәпова.

Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, әлеге форумга, нигездә, татар телен белмәүче яшьләр килә:

– Башкортстаннан, Пермь, Самара, Ульян өлкәләреннән килүчеләр татар телен беләләр. Татарстаннан ерак төбәкләрдә телне белмиләр. Аларны биш көндә татар теленә өйрәтеп булмый, билгеле. Әмма без кызыксыну уятырга, туган телне өйрәнергә этәргеч бирергә тиеш. Аларның өйләренә татар телен, җырларын өйрәнү, татар милли киемнәрен кию омтылышы белән кайтуларын телибез. Монда яшьләребез, илебезнең төрле төбәкләреннән килеп, зур, дус гаиләгә әверелеп кайтып китәләр. 32 ел дәвамында күп чаралар оештырылды, оешмалар барлыкка килде, матур татар гаиләләре туды. Татар яшьләре көннәре – татар яшьләр хәрәкәтенең бик зур мәктәбе.

Татар яшьләре көннәре яшьләрнең күңел ачу чарасы гына түгел. Биредә алар татар телен саклап калу, яшь буында туган телгә, традицияләребезгә карата кызыксыну уяту кебек мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзли. Шуны да әйтеп узарга кирәк: алдагы елларда форум кысасында татар теле дәресләре остаханә форматында гына узса, быел татар теле һәм татар тарихын аерым дәрес итеп эшләргә булганнар.

Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә. Моның турында «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова әйтте.

– Әлегә 25 төбәк килергә теләк белдерде. Татар яшьләре көннәрендә катнашучы иң актив төбәкләрдән –  Самара, Әстерхан, Саратов, Пермь, Төмәннән дә гаризалар күп килде, – диде ул.

Программага килгәндә, катнашучылар өчен төрле кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, очрашулар һәм кичке мәдәни чаралар әзерләнгән. Традицион рәвештә вокал, бию, кул эшләре, актерлык осталыгы, журналистика, проект эшчәнлеге буенча остаханәләр дә булачак. Кул эшләренә танылган милли дизайнер Ләйсән Хаҗиева өйрәтәчәк, актерлык осталыгы серләрен Галиәсгар Камал театры актеры Артур Шәйдуллин чишәчәк, журналистика буенча остаханәне телевидение алып баручысы Луиза Закирова җитәкләячәк.

«Дуслык» татар мәдәнияте үзәге рәисе Тимур Галиев әйтүенчә, Татар яшьләре көннәре яшьләр өчен шартлар тудырырга, аларны җәлеп итәргә, тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

– Форумга беренче тапкыр килгәч, шаккаткан идем. Татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре – тулысынча татар мохитенә чумдым. Бездә вазгыять башкачарак. Кузбасста якынча 40000 татар, татарлар күпләп яшәгән унлап авыл бар. Быел икенче халыкара шахтерлар Сабан туен уздырдык. Киләсе елда шәһәребез федераль Сабан туен кабул итә. Гореф-гадәтләрне, йолаларны сакларга тырышабыз, – диде ул.

vatantat.ru

Просмотров: 396

Комментирование запрещено