Чулпан Залилова о «Моабитской тетради»: Были потрясены пронизанными героизмом стихами / Чулпан Җәлил «Моабит дәфтәре» турында: Батырлык белән язылган шигырьләрне укып тетрәндек

7117ee21fa28471f3d66736bab2179deНа площади 1 Мая в Казани состоялось мероприятие, приуроченное ко Дню памяти джалиловцев — 25 августа 1944 года в тюрьме Плетцензее по решению Имперского суда Германии были обезглавлены Муса Джалиль и десять его соратников. На встрече дочь поэта-героя Чулпан Залилова рассказала, как 70 лет назад впервые прочитала стихи отца из «Моабитской тетради».

«В Казань возвращаюсь, чтобы выразить благодарность тем, кто вспоминает джалиловцев. Годы идут, вместо нас приходит новое поколение. Я живу в надежде, что они тоже будут знать имена наших героев. 70 лет тому назад я впервые прочитала „Моабитскую тетрадь”. Мы были потрясены, читая пронизанные правдой о войне, мужеством и героизмом стихи», — поделилась воспоминаниями дочь поэта.

Чулман Залилова напомнила, что при поддержке сотрудников музея-квартиры Мусы Джалиля в Казани побывала на встречах во многих городах и поселках Татарстана. «Всегда стараемся ехать. В июле мы были в городе Карабаше Челябинской области, очень были впечатлены просмотром спектакля, посвященного героям нашей страны, и литературным вечером», — заметила дочь поэта в своем выступлении.

По словам заведующего отделом литературоведения ИЯЛИ имени Г. Ибрагимова Академии наук РТ Альфата Закирзянова, 25 августа — великий день для каждого татарина и для тех, кто освободил мир от фашизма. «Для нас он особенно дорог, поскольку Муса Джалиль и его соратники своими созданными в неволе произведениями прославили татарскую литературу на весь мир», — подчеркнул ученый.

«Кажется, мы с каждым днем глубже понимаем ценность борьбы против фашизма, защиты своей Родины. Джалиль и его соратники показали себя в этом деле настоящими героями. Те, кто боролся рядом с ним, — это образец мужества и красоты, ценность творчества Джалиля и его товарищей растет с каждым днем», — уверен Закирзянов.

Заместитель председателя Союза писателей Татарстана Ильсияр Ихсанова напомнила, что джалиловцы были казнены именно в те часы, в которые у памятника поэту собрались люди. «Самому старшему — Мусе Джалилю было 38 лет. Эта группа в документах упоминается как „Группа Курмаша”. Недаром на гильотину одним из первых был отправлен именно Гайнан Курмаш. Самая большая ответственность была на Мусе Джалиле, поэтому мы их называем „джалиловцами”», — сказала она.

Народный поэт Татарстана Радиф Гаташ напомнил, что герои даже в самых тяжелых условиях находили в себе силы писать стихи. «В мире неспокойно. Но татарский народ всегда сумеет сохранить себя. Прорвавшееся через стены тюрем поэтическое слово у нас существует давно. Выдающийся поэт Акмулла не оставлял своего пера даже в заточении, подвиг Мусы Джалиля — это такое же мужество, об этом нам напоминал еще поэт Мударис Аглямов. Поэт Зульфат писал о Джалиле: „Он соловей, умеющий бороться, и орел, способный петь”», — отметил он.

Народный поэт Татарстана Зиннур Мансуров убежден, что мужество — национальная черта татар. В моменты испытаний татары всегда выступали в первых рядах, отметил он. «Из Татарстана на фронт ушли 124 писателя, из них 34 погибли. Во Второй мировой войне со всего мира участвовали всего 1214 писателей. Мне приходилось бывать в Моабитской тюрьме. В тюрьме Плетцензее долго стоял у гильотины, лишившей жизни 11 наших джалиловцев», —заявил писатель.

«Семьдесят восемь лет назад наши герои, перешедшие в вечность, татарские герои, не пожалели своей жизни ради мира в нашей стране, ее независимости, ради Победы. Сейчас стало много желающих растоптать День Победы. Но наши джалиловцы сегодня живут среди нас, они в рядах борцов», — постарался связать прошлое и настоящее в своем выступлении заместитель министра культуры РТ Ленар Хакимзянов.

На памятном мероприятии выступили исполнители Резеда Галимова и Владимир Васильев, поэты, писатели. Ведущими стали артисты Тинчуринского театра Резеда Салахова и Артем Пискунов. В завершение встречи участники возложили цветы к памятнику Мусы Джалиля.

Одиннадцать джалиловцев — Муса ДжалильАбдулла АлишГайнан КурмашФуат БулатовФуат СайфульмулюковГариф ШабайАхмет СимайАбдулла БатталЗиннат ХасановАхат АтнашевСалим Бухаров (настоящее имя — Галлянур Бухараев) — были казнены 25 августа 1944 года на гильотине в фашистской тюрьме. Теперь этот день отмечается как День памяти джалиловцев.

tatar-inform.ru

***

«Куркыныч афәт булып күренгән фашизмга каршы көрәшнең кадерен вакыт үткән саен күбрәк һәм ныграк аңлыйбыз кебек», — диде татар җәмәгатьчелеге.

Беренче май мәйданында фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Искә алу мәрасимендә Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил моннан 70 ел элек беренче тапкыр «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрне укыганы турында сөйләде.

 

«Казанга җәлилчеләрне искә алучыларга рәхмәт белдерер өчен кайтам. Еллар уза, безнең урынга яңа буын килә. Алар да безнең каһарманнарыбызның исемнәрен белер дигән өметтә яшим. Моннан 70 ел элек мин беренче тапкыр «Моабит дәфтәрен» укыдым. Сугыш турындагы хакыйкать белән сугарылган, батырлык белән иҗат ителгән шигырьләрне укып тетрәнгән идек», — дип искә алды ул.

 

Чулпан Җәлил Муса Җәлил исемендәге музей хезмәткәрләре ярдәме һәм киңәше белән Татарстанның бик күп шәһәрләре, бистәләрендә очрашуларда булганын искәртте. «Чакырган җиргә һәрчак барырга тырышабыз. Быел июльдә без Чиләбе өлкәсе Карабаш шәһәрчегендә булдык, илебез геройларына багышланган спектакльне, әдәби кичәне исебез китеп карадык», — диде ул чыгышында.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, үзен татар дип санаган, дөньяны фашизмнан азат итүчеләр өчен бу бик тә кадерле көн. «Безнең өчен ул аеручы якын, чөнки Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үзләренең әсирлек шартларында иҗат иткән әсәрләре белән татар әдәбиятын илебез, дөнья күләмендә танытты. Батырлыкның асылы бик кыйммәт», — диде галим.

«Бүгенге шартларда без туган илне саклау, куркыныч афәт булып күренгән фашизмга каршы көрәшнең кадерен вакыт үткән саен күбрәк һәм ныграк аңлыйбыз кебек. Җәлил һәм аның көрәштәшләре шушы эштә үзләрен чын батырлар итеп күрсәткән. Аларның көрәшләре – батырлыкның һәм матурлыкның үрнәге, Җәлил һәм аның иптәшләре иҗатының кадере көннән-көн арта», — диде Закирҗанов.

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Илсөяр Иксанова нәкъ шушы вакытта көн үзәгендә 11 татар каһарманы ил-ватан иреклеге өчен башларын гильотина өстенә салуын әйтте. «Иң өлкәне – Муса Җәлилгә 38 яшь була. Бу төркем документларда «Кормаш төркеме» дип искә алына. Юкка гына Гайнан Кормашның башы иң беренчеләрдән киселмәгән. Иң зур җаваплылык Муса Җәлил өстендә булган, шуңа күрә без аларны «җәлилчеләр» дип әйтәбез», — диде ул.

 

Татарстанның халык шагыре Рәдиф Гаташ шагыйрьләр авыр шартларда да шигырь иҗат итәргә көч тапкан дип саный. «Дөнья болгавыр. Ләкин татар халкы һәрвакытта үзен саклап калыр. Төрмәләрдә ярып чыккан шигъри аваз бездә күптәннән килә. Мөдәррис Әгъләм дә: «Акмуллаларыннан килә икән безнең Мусалар», — дип язган иде. Акмуллалар да төрмәләрдә гаҗәеп шигырьләр язган. Зөлфәт Җәлил турында «сугыша белгән былбыл ул, сайрый торган бөркет», дип язган иде», — диде.

 

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров сынау вакытларында татарларның һәрвакыт алгы сафка чыкканнары турында әйтте. «Татарстаннан 124 язучы фронтка киткән, шуларның 34е сугышы кырларында ятып калган. Икенче Бөтендөнья сугышында бөтен дөньядан 1214 язучы катнашкан. Берлинда миңа Моабит төрмәсен карап чыгарга туры килде. Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчебезнең башын кискән гильотинага карап бик озак басып тордым», — ди ул.

 

«78 ел элек мәңгелек үлемсезлеккә күчкән шәхесләребез – татар батырлары – илебезнең тынычлыгы, бәйсезлеге, җиңү өчен гомерләрен кызганмаган. Бөек җиңү көнен таптарга теләүчеләр күбәеп китте. Әмма җәлилчеләребез бүген дә безнең арабызда яши, көрәшә», — диде Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

 

  • Мәрасимдә җырчылар Резедә Галимова, Владимир Васильев, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар чыгыш ясады. Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып барды. Соңыннан җәмәгатьчелек Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
  • 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме – Галләнур Бохараев) җәзалап үтерелә. 25 август көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре искә алына.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 515

Комментирование запрещено