Җырчы Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде

file_photoreport3_print_8324439_6029344Җырчы Илсөя Бәдретдиновага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен бирелде

Татарстанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

50 дән артык татарстанлы Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикабызга булган җылы хисләр белән берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан — төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган зур гаилә», — диде Татарстан Президенты.
Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы иҗатын яратучыларга күпьеллык ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

shahrikazan.ru

Просмотров: 404

Комментирование запрещено