Казанда татар һәм рус телләрендә шәһәр тарихы турында сөйли торган автобуслар йөри башлый

147b106b16477f51299b2125acdc157eАудиогид проекты ел азагына кадәр шәһәр автобусларында яңгыраячак.

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Казан мэриясе иртәгә аудиогид проектын башлый. Проект шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә кызыклы тарихи-мәдәни аудиогид һәм автобусларның тематик бизәлешен үз эченә ала.

  • Мэрия матбугат хезмәте аңлатуынча, аудиогид №2, №6, №90, №91 (өчешәр автобус) маршрутларының 12 автобусында яңгыраячак. Маршрутларны сайлау юлның озынлыгы һәм автобусның шәһәрнең төрле өлешләрендә йөрүе белән бәйле. Пассажирлар урам исемнәре, топонимнар, уникаль урыннар һәм шәһәрнең ландшафты, парк, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә алачак.

 

Салон эчендә автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, транспортта файдалану өчен кирәкле татарча фразалар һәм аларның рус теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Тулаем аудиогидны автобусларда урнаштырылган QR-код аша махсус ресурста тыңларга мөмкин булачак.

Аудиогид шәһәр турындагы легендалар, халыкның гореф-гадәтләре, вакыйгалар, истәлекле урыннар, кызыклы фактлар, күренекле шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм мәдәният учреждениеләре турында аз билгеле булган мәгълүматны үз эченә ала.

 

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, проект бу елның азагына кадәр дәвам итәчәк. «Туган телле поезд проектыннан илһамланып, бу проектны да башлап җибәрдек. Әлегә без аны сынап карыйбыз. Шәһәр халкыннан фикерләр көтәбез: ошатулары да, ошатмаулары да ихтимал. Аудиогид бер үк мәгълүматны сөйләп туйдырмасын өчен дүрт төрле вариант яздырылды, алар алмашынып торачак», — диде ул.

«Проектның максаты – шәһәребезне таныту. Үзебез Казанда яшәсәк тә, еш кына тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, кайбер урамнарның исемен, һәйкәлләрне, тарихи биналарны, бистәләрнең тарихына игътибар итмибез, алар турында мәгълүмат белмибез. Туристлар кебек үзебезнең шәһәрне яңадан ачсак иде. Шул ук вакытта монда татар теленә өйрәтү дә бар», — диде ул.

 

Аудиогидның фәнни консультанты тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов мәгълүматны тулы һәм кыска итеп әзерләвен әйтте. «Кайбер урыннар, бистәләр турында мәгълүматны табуы авыр булды, чөнки алар чагыштырмача яңа гына барлыкка килгән, элек, әйтик, ул урында кыр булган. Шәһәр үзәген генә түгел, шәһәр читендә дә кызыклы мәгълүматлар бар», — диде ул.

Автобусларны рус-татар сөйләүлекләрен үз эченә алган креатив мәгълүмати плакатлар, Казанның төп истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр, яшьләр мемнары, заманча Татарстан турындагы инфографика һәм автобуслар маршрутлары турында мәгълүмат белән бизәлгән.

 

  • Аудиогидны яңгыратуда театрлар актерлары, радио- телевидение алып баручылары җәлеп ителгән: Татарстанның халык артисты Роман Ерыгин, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһаншин, Эмиль Талипов, Гөлназ Нәүмәтова, Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова, «Эфир» телекомпаниясе алып баручысы Анастасия, «БИМ-радио» алып баручысы Артем Рычев, «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыров.
  • Аудиогидның фәнни консультанты – тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, музыкаль бизәлеш - Миләүшә Хәйруллина. Текстларны тарихчы, журналист, «2021 елның иң яхшы экскурсоводы» конкурсы җиңүчесе Марк Шишкин; журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, тарихчы, 2019-2022 елларда Милли архив директоры Илдар Шәфыйков әзерләгән.
  • Проект концепциясен Казан мэриясе эшләгән, проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 456

Комментирование запрещено