Әлифба музеенда. Аны укыган кеше татар телен гомер буена онытмый

222Арча районына очрашуга чакырганнар иде. Педагогия көллиятендә урнашкан Әлифба музее (аның тулы исеме – Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее) белән танышу да көн тәртибенә кертелгән. Яңа уку елы алдыннан бу гамәл бигрәк тә урынлы булып чыкты. Һәр кеше үзе укыган китапны күреп, сөенә-сөенә, балачак эзләрен барлады.

Мин үзем дә бу музейда беренче тапкыр гына түгел. Караган саен карыйсы килә дип, әнә шундый җанга рәхәт әйберләр турында әйтәләрдер, күрәсең. Гөр килеп, «Алсу су ала»ларны укып йөргәндә, музей җитәкчесе Дамир Таҗиев безне үз янына чакырып алды: «Кайсыгыз гарәп шрифтын белә? Монда нәрсә дип язылган?» – дип сорады. «Юл башы» дигән сүзләр укыдык. Баксаң, Сөләйман Хәлиуллин дигән автор үзе иҗат иткән әлифбага әнә шундый исем биргән икән.

Ни өчен бу музей нәкъ менә Арчада ачылган? Иң элек барысын да шушы сорау кызыксындырды.

– Бик күпләр аны Тукай белән бәйләп карыйлар, – диде Дамир Таҗиев. – Монысын да бөтенләй инкарь итеп булмый инде. Бөек шагыйребезнең туган җире бит. Ә менә 60 ел буена балаларны белемле иткән Әлифбаның да туган җире Арча икәнен күпләр белеп бетерми әле. Бу дәреслекнең авторлары – Арча көллиятендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова. 1999 елда бу музей алар хөрмәтенә ачыла да инде. Тарихы болайрак. 1998 елда Сәләй агага – 90, Рәмзия апага 85 яшь тула. Көллияттә уздырылган юбилейга ул вакыттагы Татарстан мәгариф һәм фән министры Фариз Харисов килә. Аның чыгышында шундый бер җөмлә була: «Мондый кешеләргә музей ачарга кирәк!» Министр шул көнне Казанга кайтып китә, ә икенче көнне әле генә 60 яшен тутырып лаеклы ялга чыккан тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин көллият директоры Илдус Сәгъдиев янына керә. Җитәкчедән фатиха алгач, җиң сызганып эшкә тотына. Бер ел эчендә кирәкле экспонатлар җыела, концепция төзелә һәм 1999 елның 6 октябрендә музей тантаналы төстә ачыла.

Музей өч залдан тора. Хуҗаны тыңлый-тыңлый, беренчесенә – дөнья халыклары әлифбалары бүлегенә керәбез.

– Әлифба музее ачылгач, ул тагын бер юнәлешне үз эченә алып китә, – дип сүзен дәвам итә Дамир Таҗиев. – Дөнья халыкларының әлифбаларын җыя башлый. Беренче 20 дәреслекне Сәләй ага белән Рәмзия Вәлитова тапшыра. Аннан музей хезмәткәрләре, әлифба сорап, башка республикаларга хатлар язалар. Студентлар, укытучылар барган бер җирдән әлифба күтәреп кайталар. Хәзер монда сигез экспозициягә 160 әлифба куелган, алар – дөньяның 72 телендә.

Икенче бүлектә исә Татар әлифбасы һәм татар язуы турында мәгълүматлар. Белгәнебезчә, без кириллица белән 1939 елда гына яза башлаганбыз. Аңа кадәр ун ел латин хәрефләрен кулланганбыз. Ә мең еллык тарихыбыз гарәп графикасына бәйле. Бу җәһәттән профессор Мөхетдин Корбангалиевнең эшчәнлеге бик кызыклы. Ул шундый чорга эләгә: әлифбаны өч графика белән дә төзергә туры килә.

Өченче залда  Сәләй ага белән Рәмзия апа эшләренә урын бирелгән. Ул үзе дә нәкъ шулай «Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова залы» дип атала.

– Бу залда мең ярымнан артык экспонат әлифба темасын төрле яклап яктырта. Иң кадерлеләре – авторларның эскизлары, каралама битләре. Алар өч папкага туплап куелган. Үзебезнекен төзи башлаганчы, бу мөгаллимнәр 20 милләт халкының дәреслекләрен өйрәнәләр. Аларның иң яхшы якларын үзләштереп, татарча әлифбаны балалар тиз укый-язарга өйрәнерлек итеп төзиләр. 1965 елда дәреслек басылып чыга. 50 ел эчендә ул 42 тапкыр нәшер ителә, өч тапкыр үзгәртелә, тиражы бер миллион данәгә җитә.

Әлбәттә инде, бу шәхесләрнең язмышы белән кызыксынучылар да күп булды.

– Әлифба авторлары бик озын гомер яшәделәр. Сәләй ага – 96, Рәмзия апа 88 яшькә җитеп дөнья куйдылар. Ә аларның язмышлары, чыннан да, Тукайныкына охшаш. Икесе дә – дөм ятимнәр. Сәләй аганы үз авылында – Самара өлкәсендәге Камышлы районының Татар Байтуганы авылында асрамага алалар, Рәмзия апа балалар йортында үсә. Казан педагогия институтында танышалар, соңгы курста укыганда өйләнешәләр. Юллама буенча Арча педагогия училищесына киләләр. Бу 1937 ел була. Кызлары Римма белән уллары Камил туа. Сугыш башлангач, Сәләй фронтка китә, бер елдан әсирлеккә эләгә. Исән-сау котылганнан соң, аны ун елга Печора лагерьларына җибәрәләр. Хатыны, балаларын алып, ике җәй рәттән аның янына бара. Беренче баруы әйбәт кенә уза, әмма икенчесендә аны күңелсез хәлләр көтеп тора. Ел саен сатлыкҗан янына йөри дип, кемдер шикаять яза. Рәмзия апаны фатирдан чыгаралар, эшеннән куалар. Ул ике бала белән урамда кала. Ире аңа мондый хат җибәрә: «Рәмзия, син миннән ваз кич. Балаларны үстерәсе бар, шулай яхшырак булыр», – ди. Хатыны шулай эшли, әмма бары тик балалар хакына гына. Тормыш, чыннан да, бераз җайлана төшә. Ун елдан соң Сәләй ага Арчага кайта, педучилищега эшкә алмыйлар, төрле авыр эшләрдә йөри. Тормышында борылышны үзенең укучысы, ул вакыттагы район мәгариф бүлеге мөдире Равил Галиәхмәтов ясый. Ул аңа уку йортына кайтырга мөмкинлек тудыра.

Бүген Әлифба музее – татар телен саклау, үстерү, кулланыш даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшләүче үзәкләрнең берсе. Ул дөньяда бердәнбер булуы белән уникаль. Сабыйлар өчен генә түгел бу музей, министрлар, депутатлардан башлап, укытучылар, табиблар, гомумән, барлык һөнәр ияләре дә килә монда. Әлифба һәр кеше өчен кадерле. Ул – әти-әни, беренче мәхәббәт, беренче укытучы кебек кыйммәтле төшенчә. Әлифба укыган кеше татар телен гомер буена онытмый.

vatantat.ru

Просмотров: 681

Комментирование запрещено