Яңгырады көмеш кыңгырау

1 сентябряЗарыгып көтеп алган җәй­ге каникуллар “выжт итеп узып та китте. Көзнең һәм яңа уку елы башлануын игълан итеп, мәктәпләрдә җиз кыңгырау яңгырады. Бу бәй­рәмне мәктәп бусагасына тәүге тапкыр ба­сучылар да, чәчләренә чал кунган укы­тучылар да, ата-аналар да ниндидер дул­кын­лану бе­лән кәтеп ала­лар. Балалар сый­ныф­таш­ла­ры белән күрешергә, яңа форма, портфельләрен дус­ла­рына күрсәтергә ашыгып дул­кынланса, ата-аналарны һәм мөгаллимнәрне исә уку программасына кертелгән яңа­­лыклар, имтиханнар һәм баш­ка мөһим мәсьәләләр бор­чый. 

Шәһәр мэриясе мәгълүматы буенча, 2022 — 2023 уку елында беренче сыйныфка 15 меңләп бала кабул ителгән. Беренче сыйныф укучыларының күп булуы сәбәпле Самара мәктәпләрендә берьюлы бер­ничә беренче сыйныф ачарга туры килгән. Иң күбе 7нче санлы мәктәптә (Крутые Ключи мкрн.). Анда балаларны 20 беренче сыйныф кабул иткән. Икенче урында — 57 санлы мәктәп, анда 11 беренче сыйныф. 9 беренче сыйныф белән өченче урында 26 санлы мәктәп. Шәһәр мәктәпләрендә балалар саны арту шатлыклы күренеш. Ә өлкә мәктәпләрендә хәлләр ничегрәк икән соң? Бу сорау белән авыл мәктәпләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.

- Быел Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылы урта мәк­тәбе ишекләрен тәүге тапкыр 9 бала ачып керәчәк, ә Яңа Ярмәктә — икәү. Гомумән укучылар саны кимемәде, — ди Равилә Хәйдаровна Гыймадиева.

Похвистнево районының Га­ли авылы урта мәктәбе беренче сыйныфка 11 бала кабул иткән, укучылар саны анда да кимемәгән. Ә менә Чел­но-Вершины райо­нының Совет Нурлаты авылындагы баш­лангыч мәктәп, балалар са­ны аз булганлыктан, ябылган. Кызганыч, анда яшәүче 6 бала хәзер күрше Шламка авы­лына йөреп укырга мәҗ­бүр. Биш укытучының икесе ла­еклы ялга киткән, ә өчесе Шлам­ка мәктәбендә эшлиләр. Мәк­тәп директоры Марат Мәү­летовка, күпме генә тырышса да, мәктәпне саклап калып булмаган…

Өлкәбездә укырга теләүче балаларның барысын да кабул итә алмаучы, өстәмә сыйныфлар ачарга мөмкинлеге бул­маган бер мәктәп бар. Аңлавыгызча, сүз Самараның “Яктылык” мәктәбе турында бара. Быел татар мәктәбе бе­ренче сыйныфка 60 баланы кабул итте. Шулай итеп, 2022 — 2023 уку елында анда 600ләп укучы белем алачак. Ата-аналар да, укытучылар да күрше бинада сыйныфлар ачылуын түземсезлек белән көтәләр һәм балаларга бер сменада уку мөмкинлеге ачылыр, дип өметләнәләр.

- Яңа уку елын безнең мәк­тәп тулы әзерлек белән каршы ала, — дип сөйләде мәктәп директоры Радик Газизов ата-аналар җыелышында. — Ки­тап­ханәбездә укучыларны тулысынча тәэмин итәрлек дә­реслекләр тупланган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы ике миллион сумга татар теле һәм әдәбияты дә­реслекләре бүләк итте. Шул рә­вешле 1 — 9 сыйныфлар туган те­лебезне өр-яңа дәреслекләр буенча өйрәнәчәкләр. Шулай ук Казан федераль университеты каршында эшләп килүче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе белән тәҗрибә уртаклашу турында килешү төзедек. Аның нигезендә без укучыларыбызны андагы укыту методикалары һәм программалары белән таныштыра алачакбыз. Самараның техник университеты белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Бу уку йорты безнең укучыларыбыз өчен компьютер технологияләре буенча бушлай курслар оештыра. Әлеге тәҗрибә балаларга булачак һөнәр сайлауда бик зур ярдәм итәчәк, — дип билгеләп үтте Радик әфәнде.

Яңа уку елында “Яктылык” мәктәбенең педагогик коллективында да үзгәрешләр булган. Башлангыч мәктәп укытучылары сафларына Лилия Абделхә­лимова кушылган. Инглиз теле укытучысы Руфия Алимбекова, химия һәм биология укытучысы Лилия Минаҗева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Мамышева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәхмәтуллина, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Регина Шәйдуллина да хезмәт юлларын быел “Яктылык”та дәвам итәчәкләр. Сүз уңаеннан шуны билгеләп үтәсе килә: Ләйсән Рәхмәтуллина тумышы буенча Кошки районыннан, быел гына Самараның педагогия университетын кызыл дип­ломга тәмамлаган.

Чыннан да, «Яктылык» яңа уку елына бик әйбәтләп әзер­ләнгән, уку процессы җиңел һәм кызыклы булсын өчен барысы да эшләнгән.

2022 елның 1 сентябреннән Россиянең барлык мәктәпләре өчен федераль дәүләт белем бирү стандартына (ФГОС) өстәлгән төзәтмәләр үз көченә керделәр, һәр яңа атна дәүләт аләмен күтәрүдән һәм дәүләт гимнын башкарудан башланачак, патриотик тәрбия бирүгә күбрәк игътибар биреләчәк, уку программасына “Иң мөһим нәрсә турында” дип аталган дәресләр кертелде. Анда балаларны ил һәм туган як тарихы, гореф-гадәтләр һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Моннан тыш башлангыч сыйныфтан ук укучылар икътисад нигезләрен өйрәнә башлаячаклар. 

Әйе, үзгәрешләр күп быел. Шуңа күрә, укучыларга да, укытучыларга да, ата-аналарга да сабырлык телибез. Иң мөһиме, көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын, пандемия планнарыбызга аяк чалмасын.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 699

Комментирование запрещено