1-5 сентябрьдә Казанның «Волга» яшьләр үзәгендә XXXII Татар яшьләре көннәре уза. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чара быел 32нче тапкыр оештырыла.
Самардан чарага Фәрзәнә Мәхмүтова, Айнур Алтынбаев, Илфат Мәҗитов, Алия Шәкүрова, Әлфинур Мәхмүтова, Ләйсән Шәрәпова, Руслан Хәсәнов, Эльмира Мефтахова, Марат Яхин киттеләр. Аларның хәбәре буенча, чараның ачылу тантанасына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов килгәннәр. Танышу кичәсе узган, һәр делегация узләренең оешмалары турында сөйләп үткән.
Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова Идел яшьләре үзәге директоры Зөлфия Ибләминова белән бергәләп «Манзара» тапшыруына барганнар һәм форум турында сөйләп кайтканнар.
Просмотров: 713