Тимур Сөләйманов Татар яшьләре көннәре турында: Монда үзебезнең көчебезне тоя башлыйбыз

83eeae49d7576b1821b6307424185635Быел Татар яшьләре көннәренә Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегат катнаша.

Казанның «Идел» яшьләре үзәгендә XXXII Татар яшьләре көннәре ачылды. Бирегә Россиянең 23 төбәгеннән Татарстанның төрле районнарыннан 150 делегат килгән. Татар яшьләре көннәре 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Сезнең арагызда булу көч тә, җаваплылык та өсти. Мондый җыенда без үзебезнең көчебезне тоя башлыйбыз. Күзгә-күз карап күрешү, фикер алышу, бергә планнар кору – көч бирә торган хәрәкәт. Татар яшьләре көннәре хәрәкәт форматында эшли. Бер яктан, төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләрен берләштерә, икенче яктан, остазларыбыз да монда. Күбрәк кызыклы яңалыклар, идеяләр белән бүлешсәгез иде. Кайда гына булсак та, без гел бер-беребезгә тартылабыз», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

 

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Татар яшьләре көннәре беренче тапкыр 1990 елда булганын искәртте. «Татар яшьләре көннәрен уздыру инициативасы белән университет студентлары минем янга килде, шушы эшкә алынды. Шуннан бирле нинди авыр вакытлар булса да, ул бер дә туктамады», — диде ул.

 

«Яшьләр үзләре Сабан туен да, җыр-биюләрен, түгәрәк өстәлләр уздыра иде. Сезгә дә тәкъдимем: кайбер юнәлешләрне үз өстегезгә алсагыз, начар булмас. Татар яшьләренә татарлыгыбызны сеңдереп калдырасыбыз килә. Сез булмасагыз, киләчәгебез юк. Без инде олыгайдык. Безнең бурыч — эстафетаны сезгә тапшыру. Без һәрчак ярдәм итәргә әзер», — диде депутат.

Татар эстрадасының яшь җырчысы Айсылу Габдинова бирегә вокал укытырга килгән. Ул ачылыш тантанасына музыкаль бүләк әзерләгән иде. «Монда яшьләр бергәләп татарча аралаша, белем ала. Өченче ел монда вокал дәресләре укытам. Таныш йөзләр күп. Бу көннәр матур, файдалы үтәр дип ышанып калам», — диде ул.

Татар яшьләре көннәрендә вокал, бию, кул эшләре, журналистика, актерлык осталыгы, проект эшчәнлеге буенча остаханәләр, төрле очрашулар, кичке мәдәни чаралар оештырылачак. Шулай ук Татар яшьләре көнендә иң актив булган лидер сайланачак. Узган ел Татар яшьләре көннәренең лидеры итеп Ренат Каштанов сайланган иде. «Сез монда берничә көнгә шәһәр ыгы-зыгысыннан аерылып, татар мәдәнияте дөньясында йөзә алачаксыз», — диде лидер.

«Яшьләребезнең актив булуын, аларның төбәкләрдә оешмаларда эшләп, телебезне, гореф-гадәтебезне, йолаларыбызны аңлатып, киләсе буынга тапшыруларын телим. Киләчәктә дә телебезне, милләтебезне сакласак иде. Биш көн дәвамында аралашып, танышып, бер-берегездән яңалыклар алып, тагын да җанланып, рухи көч алып, үзегезнең төбәктәге оешмаларда канатланып эшләвегезне теләп калам», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

 

Татарстан яшьләр эшләре министрыннан Рәхмәт хаты белән «Идел» яшьләр үзәге активисты Салават Кадыров, «Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгече Гөлнара Хөснетдинова бүләкләнде. Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хаты Удмуртия Республикасының «Иман» татар яшьләре берлеге җитәкчесе Диана ЙосыфкуловаРоза Ибраева, һәм «Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгече Ләйлә Нәбиевага тапшырылды.

  • Татар яшьләре көннәре татар яшьләренең танышу, аралашу һәм фикер алышып, тәҗрибә туплау мәйданчыгына нигезләнгән. Ул татар яшьләре инициативасы белән башланып китә. Бирегә Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның төрле районнарыннан 150 делегат килгән. Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 616

Комментирование запрещено