«Төп мәсьәлә — милләтләр арасында тынычлык һәм килешүчәнлек булдыру»

V1y40GI3m8kahM9_Xh-mk7_ODtoRj_2qh4rCvJ9hiecDM-v_UC5UzvLf0svgEgsq-V_LlDo1GQBTqf83kz_jlh5v28 – 30 августта Казанда милли һәм региональ матбугат чараларының IX форумы узды. 30 регионнан килгән 300ләп делегат Россия милли матбугат чараларының язмышы һәм киләчәге турында фикер алыштылар, семинарларда катнаштылар, докладлар тыңладылар.

Әлеге чарада Самара өлкәсеннән “Самар татарлары” журналы редакторы Данияр Сәйфиев һәм “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева да булып кайттылар.

Дөресен генә әйткәндә, Форум үзе бер көн генә барды. Ә 28 августта, делегатлар җыелып беткәч, төшке аштан соң безне автобусларга утыртып, Свияжск утрау-шәһәрчегенә алып киттеләр. Билгеле булганча, 1552 елда биредә рус патшасы Иван Грозный гаскәрләре урнашып, әледән-әле калага һөҗүмнәр ясап торганнар һәм, нәтиҗәдә, Казанны алганнар. Биредә сакланган борынгы чиркәүләр, туксанынчы елларда Татарстанның бөтен авыл-шәһәрләрендә калкып чыккан мәчетләр, торгызылган Шәһри Болгар Татарстан хөкүмәтенең еракка карап эш итүен һәм илдәге иң күпсанлы ике халык арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алуын раслый.

Татарстанда рус телендә — 187 газета һәм 122 журнал, татар телендә 114 газета һәм 42 журнал, чуваш телендә — 5, удмурт телендә 1 газета чыгып килә.

29 августта делегатларны Свияжск утрау-шәһәрчегеннән ерак булмаган кырда 10 ел элек төзелә башлаган Иннополис шәһәрчегенә китереп куйдылар. Онлайн форматта узган форумда Zoom системасы аша башка Дәүләт Думасы депутатлары, массакүләм матбугат чаралары, телерадиокомпанияләр, “Этникара журналистлар гильдиясе” җитәкчесе Маргарита Лянге кушылдылар.

Форумның пленар утырышы Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы белән башланып китте.

- Тугызынчы мәртәбә уздырылучы форум үзенең яшәешен аклый, — диде ул. — Бу мәйдан газета һәм журналлар, телевидение тапшырулары редакторлары өчен фикер алышу, киләчәккә планнар кору, мастер-класслар үтү, зур сәясәт хезмәткәрләре белән очрашу һәм борчыган сорауларына җавап алу урыны булып хезмәт итә.

Милли һәм региональ матбугат чаралары хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче төп медиа чараларының ярдәмчесе булып хезмәт итәләр, Россиядә яшәүче икейөзләп милләт халыклары арасында аңлашучанлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга булышалар. Менә шундый зур миссия йөкләнә сезгә, — дип рухыбызны күтәрде ул.

Дәүләт Советы рәисе бүгенге көндә Татарстанның милләтара сәясәт буенча әйдәп баручы регион булуы, полилингваль (күптелле) мәктәпләр ачылуы, милли газеталар чыгып килүе, алар өчен кадрлар әзерләнүе турында горурланып сөйләде. Әлбәттә, күпмилләтле Татарстан хөкүмәтенә бу җиңел бирелмәгән, аның тарихында төрле вакытлар булган.

Ләкин үткән гасырның туксанынчы еллары башыннан ук Татарстан хөкүмәте һәм аның беренче президенты Мин¬тимер Шәймиев тотрыклы милли сәясәт алып баруга ирешкәннәр. Фәрит Хәйрулла улы Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Республика хөкүмәте үткәрә торган милли сәясәт, матбугат чаралары эшчәнлеге турында сөйләде. “Безнең өчен төп мәсьәлә — милләтләр арасында тынычлык һәм килешүчәнлек булдыру”, дип билгеләп үтте ул.

Милли эшләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Геннадий Семагин да милләтара һәм конфессияара дуслыкны булдыру юнәлешендә Татарстанның уңай тәҗрибәсен таныды. Ә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстанның Россия регионнары белән эшләү тәҗрибәсенә тукталып үтте. Чыннан да, аерым алынган Самара өлкәсе генә дә Татарстанның кайгыртучанлыгын һәрдаим тоеп яши. Ул өлкәбезнең татар мәктәпләренә, милли матбугат чараларына методик һәм матди ярдәм күрсәтү, татар балалары өчен олимпиадалар уздыру һәм җәйге ялларын оештыру кебек күп чаралар үткәреп тора. Ул Татарстанда һәм регионнарда эшләп килүче матбугат чараларының дини һәм милли килешүчәнлек өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде.

Zoom кушымтасы аркылы видеоэлемтәгә чыккан Маргарита Лянге заман журналистикасы каршына килеп баскан проблемалар һәм яңа технологияләргә тукталып үтте, Татарстан тәҗрибәсен мактады, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Регионнардан килгән журналистлар да тик утырмадылар. Төньяк Осетия, Дагестан, Марий Эл, Ханты-Мансийск автоном округы Югра журналистлары проблемалары һәм уңышлары турында сөйләделәр.

Әйе, заман журналистикасы, хәзерге яңа технологияләрне үзләштереп, интернет аша бөтен җир шары белән аралаша, чит ил телләрен үзләштерә, мәш килеп контентларын киңәйтә, акча эшли. Ләкин чарада катнашучыларның барысы да бер нәрсәдә килешә: милли телләр акрынлап югала, матбугат чаралары рус теленә күчә бара, татар телендә чын безнеңчә, моңлы итеп язылган мәкаләләрне укучылар көннән-көн сирәгрәк табыла. Менә “Новосибирск татарлары” газетасына эшкә килгән Дания Бисерова да рус телендә чыга торган татар газетасын татар теленә күчерергә ашыкмауларын әйтеп үтте. Язылучылар саны кимергә мөмкин, дип шикләнәләр.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 519

Комментирование запрещено