Яңа Ярмәк авылы зиратын чистартып тәртипкә китерү буенча өмә уздырыла

image22Хөрмәтле авылдашлар, шәһәрләрдә яшәүче балалар, туганнарСезне 10 сентябрьдә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы зиратында үтәчәк өмәдә катнашырга чакырабыз. Газиз ата-аналары, әби-бабалары, якыннары биредә җирләнгән һәркайсыбыз чарада катнашыйк, әрвахларебез каршындагы изге бурычыбызны үтик. Өмә иртәнге сәгать 9:00да башлана.

Каберләрне чистарту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак «ничек савап эшләргә?» дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең. Эш кораллары алып килегез.

Яңа Ярмәк авылы мәхәлләсе.

Камышлы районы.

Просмотров: 586

Комментирование запрещено