Нурамхәмит Нургали улы ЛЕТФУЛЛИНга!

34b3fec56019884c6f0e3169caa24794Кадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим! Теләкләргә кигәндә, мин сиңа саулык, озын гомер, максатларыңның тормышка ашуын телим. Бәла-казалардан имин булып яшә.  Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Изидә Дамир кызы ХУҖИНАга!

KhuzinaХөрмәтле Изидә ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы, озын гомер  насыйп итсен иде. Максатларыгызның тормышка ашуын телим. Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм.  

iКүңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.