Бер күрешү — үзе бер гомер

image-2022-09-11 18_00_58Эх, сабакташларым!
Сезне күреп коча алгач,
Күзләремнән яшьләр чыкты,
Әйләнде бит башларым.
Ничә еллар узып киткән,
Күпме сулар акканнар.
Исән чакта күрешергә
Сабакташларым кайтканнар!

Чәчләргә карлар яуса да,
Әле нык тибә йөрәк.
Очрашуга бик шатландык,
Безгә тагын ни кирәк?!
Шатлыкларны уртаклаштык:
Күбебез — әби-бабай!
Бер-береңә терәк булып,
Яшәргә кирәк шулай.
Арабыздан киткәннәргә
Барып дога укыдык.
Туфраклары җиңел булсын,
Гүрләрендә — яктылык.
Мәктәбебез ябылса да,
Без әле таралмадык.
Кайта алмаган сабакташларга:
«Ул ни сүз «кайталмадык»?»
Кемнедер хатын җибәрми,
Кемнедер көнли ире.
Минеке артымнан бара,
Даже утка да керә.
image-2022-09-11 18_00_58image-2022-09-11 18_00_59 image-2022-09-11 18_01_50 image-2022-09-11 18_03_33
1975 елны Татар Әбдекие авылының урта мәктәбен тәмамлучылар исеменнән Рөстәм НУРТДИНОВ.
Шенталы районы.

Просмотров: 1181

Один комментарий

  1. Эниемнен укучылары бик матурлар барыгызда, Исан сау гына булыгыз