Ерактагы якын туганнар

МунчалиТатарстанның Чүпрәле районында үткәрелгән унбишенче “Мунчали укулары” дини-гамәли конференциясендә Похвистне­во районының Гали авылыннан бер төркем милләттәшләр һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин баруы турында язып чыккан идек инде. Әле игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк язма Гали авылының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдиновадан килеп төште. Чараны үз күзләре белән күргән, йөрәге аша үткәргән актив ханыбыз язып җибәргән кайтавазны укучыларыбызга да укырга кызыклы булыр, дип өмет итәбез.

Габдрахман

Безнең өчен август сәя­хәт­ләргә бай булды. Без, аккалфак­лылар, 6 августта Әлмәт районы, Габдрахман авылында бик матур бәйрәмдә кунак булып кайттык. Ни өчен ул авыл безгә якын соң?

Авылыбызның бер эшмә­кә­ре Әлмәттә, очраклы рә­вештә, Рубин Сабир улы Багманов исемле кеше белән таныша. Ул авылдашыбызның Гали авылыннан килүен ишеткәч, багаж­нигыннан Габдрахман авылы тарихына багышланган китап тартып чыгара да, музеегызга тапшырырсыз дип, кулына тоттыра. Ә эшкуарыбызга ни: “Гасырлар аша” дип исем­ләнгән китапны алып кайтты да музейга кертте. Без аннан астагы сүзләрне укыдык: “1747 елда үткәрелгән ревизия документларында Габдрахман бине Бикмөхәммәткә 69 яшь булып, аның 5 баласы теркәлгән”. Бу документ Гали авылы музеенда сакланган шәҗәрә белән дә тәңгәл килә. Анда мондый юллар бар: “Габдрахман бине Бикмөхәммәт Урта Идел крае Богырыслан өязе, Гали авылыннан килеп, Зәй елгасы буена урнаша. Авылга ничәнче елда нигез салуы да билгеле:1728 елда Габдрахман авылында яшәүче ике кешедән беренче салым алына. Аның берсе Габдрахман бине Бикмөхәммәт үзе була”.

Рубин әфәнде, китапны тапшырганда, сезгә Габдрахман авылыннан шалтырату булыр, дип тә әйткән булган. Чыннан да, шалтырату да булды, кунакка килү дә. Габдрахман авылы башлыгы җитәкчелегендәге делегация, июнь азакларында Галигә килеп, авыл белән танышып, кешеләре белән аралашып йөрделәр.

Ә август башында инде безне зур тантанага — Габдрахман авылы музее ачылу һәм тарихи китапны халыкка тәкъдим итү чарасына чакырдылар.

Габдрахман авылында без үзебезне әкият илендә кебек хис иттек. Иң элек күптән түгел генә ачылган бассейн, спорткомплекс, боз сарае, мәктәп, балалар бакчасы белән танышып йөрдек. Укытучыларга багышлап ачылган аллея да бик ошады. Анда җирле мәктәпнең 100 еллыгына багышлап 100 агач утыртылган, укытучыларга атап һәйкәл куелган.

Музей комплексын ачу тантанасы иң матур мизгелләр бул­гандыр. Музей йортында ни генә юк! Авыл тарихы, танылган шәхесләре, Габдулла Тукайның әкият һәм мультфильм геройлары, ретро машиналар, көндәлек тормыш кирәк-яраклары, кул эшләре күргәзмәсе һәм башка әйберләр куелган. Музей бинасын төзү өчен эшкә яраклы агачны Ижаудан ала кайтартканнар. Бөтен экспозиция дә заманча итеп эшләнгән, матур итеп урнаштырылган. Ул музейны барып күрергә кирәк!

Мәдәният йортында “Туган авылым Габдрахман” дип аталган китапны язучы иҗат төрке­ме белән танышу тантанасы булды. Аларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Китапта: “Шәҗәрәдә язылганнарга караганда һәм риваятьләр бу­енча да Габдрахман бине Бик­мөхәммәт бирегә күчеп кил­гәнчегә кадәр Тайсуган мәк­тәбендә укыган. Бу вакытларда аның әтисе Бикмөхәммәт тә Тайсуганда берничә мәртәбә булып киткән. Шул вакытларда улы атасының игътибарын мул сулы Зәй буендагы аланга юнәлтми калмагандыр. Тайсуганлылар аны Чишмәле Алан дип йөрткәннәр, чөнки уртасында йөгерек чишмә гөрләп ага. Авыл кешеләре белән киңәшеп, тиешле урыннардан рөхсәт язулары юнәтеп, атасы ризалыгы белән, Габдрахман Чишмәле Аланның нәкъ үзәгендә йорт сала”. Габдрахман аганың кабере дә сакланган.

Чынлап та, матур табигатьле, чишмәле — елгалы, урманлы-аланлы авылда рәхәтләнеп, горурланып кунак булып кайттык. Үзебезнең кеше башлаган авыл бит ул!

Мунчали

Икенче сәяхәт 20 августта булды. Чүпрәле районы башлыгы Марат әфәнде Гафаров җитәкчелегендәге делегация дә, март ахырында Гали авылына килеп, көнкүрешебезне күреп киткән иделәр. Теплицалар, колбаса эшкәртү, май чыгару кебек шөгыльләребез белән танышып чыктылар, кадерле кунак булдылар.

Ә кунак ашы, билгеле булганча, кара-каршы. Алар да безне кунакка чакырып, “Мунчали укулары”нда катнашуы­бызны теләделәр. Вакыты җит­кәндәрәк әлеге “Укулар”ны 15 ел буе оештырып килгән Чүпрәле районы Башкарма комитете җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов шалтыратып, чакыруны кабатлады, бәйрәм кысаларында уздыры­лачак Гыйлемпиаданың шарт­намәсен, бәйрәм программасын җибәрде.

Делегациябезне  бик җылы каршы алдылар. Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Мәйданга керү капкасы гына да нинди зәвыклы итеп эшләнгән! Җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлфия ханым Яфизова бик матур күр­гәзмә оештырган, сату-алу па­латкалары, балалар өчен уен корылмалары куелган, эч­тәлекле баннерлар эленгән, ча­рага иң дәрәҗәле дин әһел­ләре, күренекле шәхесләр, артистлар чакырылган. Кыскасы, бар нәрсә дә сокланырлык итеп эшләнгән.

“Мунчали укулары”ның беренче өлешендә тәбрикләү­ләр, бүләкләүләр, эчтәлекле вә­газьләр, моңлы мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Бу чара Идел буе Болгар илендә Ислам дине кабул ителүенең 1100 еллыгына һәм җирле мәчетнең 25 еллыгына багышланган иде. Икенче өлешендә балалар өчен Гыйлемпиада үткәрелде. Анда биш команда катнашты. Һәр командадан бер бала азан әйтте, икенчесе мөнәҗәт башкарды, өченчесе вәгазь сөйләде. Викторина сорауларына җавап бир­деләр. Бишенче конкурста, алып баручы укый башлаган сүрәне балалар дәвам итергә тиеш иделәр. Иң күп белүче җиңүче дип игълан ителде. Га­ли авылы балалары Рамазан һәм Сәлахетдин Хусейновлар икенче урынны алдылар. Иң моңлы азан әйтүче дә безнең алты яшьлек Рамазаныбыз иде.

Мунчали авылы, кунакчыл, киң күңелле, ягымлы халкы белән саубуллашып, район үзәге Чүпрәлегә дә сугылдык. Анда да музей бар икән. Җитәкчесе Гөлназ ханым Чүпрәле авылы турында сөйләде, үзәк урамы буенча экскурсия оештырды, музей белән таныштырып чыкты. Бик канәгатьләнеп, уңай хис-кичерешләр алып, кайтыр юл­га чыктык. Алдагы көннәрдә дә шулай дус-тату булып, ерак араларны якын итеп, аралашып яшәргә насыйп булсын. Амин.

«Бердәмлек».

Просмотров: 530

Комментирование запрещено