Милләт өчен янып яшәүче яшьләребез үсә һәм ныгый

татар яшьлэре1 — 5 сентябрьдә Казанда XXXII Татар яшьләре көннәре узды. “Идел” яшьләр үзәгенә төрле төбәкләргә, илләргә та­ралып яшәүче татар яшьләре җыелды. Алар, 5 көн дәвамында махсус остаханәләрдә катнашып, лекцияләр тыңлап, белем туп­ладылар, төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Быелгы Татар яшьләре көннәрендә татар телен һәм татар тарихын өйрәнүгә басым ясалды. Гомумән, телебезне саклау, аны яшьләргә өйрәтү һәм популярлаштыру әлеге ча­раның төп максаты булып тора.

Чарада Самара яшьләре дә даими рәвештә актив катнашалар. Быел, мәсәлән, Казанга 9 кешедән торган делегация барды. Фәрзанә Мәхмүтова, Айнур Алтынбаев, Илфат Мәҗитов, Алия Шәкүрова, Әлфинур Мәх­мүтова, Ләйсән Шәрәпова, Рөс­тәм Хәсәнов, Эльмира Мефтахова һәм Марат Яхин форумда катнашучыларны безнең яшь­­ләрнең көнкүреше, алдагы планнары белән таныштырды­лар һәм, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясап, үзләренең осталык­ларын да күрсәттеләр. Шулай, форумда быел беренче тапкыр катнашучы Рөстәм Хәсәнов — «Идел егете», ә Алия Шәкүрова «Танцпол йолдызы» бәйгесендә катнаштылар.

- Татар яшьләре көннәре турында күптән ишетеп беләм. Чөнки минем апам бу чарада күп тапкырлар катнашты. Быел миңа бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрергә насыйп булды.

«Идел» яшьләр үзәгендә һәр тарафтан бары тик татарча сөйләм генә яңгырап тора. Туган телебезне ишетү минем күңелемә май булып ята. Өйгә кайткач та гел татарча гына сөйләшәсе килә. Кызганыч, сөйләм практикасы бераз аксый шул бездә. Татарча укый, яза беләбез, ә менә уй-фикерләребезне туган телдә аң­латып бирүе берникадәр кыенлыклар тудыра. Бу форум кебек файдалы чаралар татар яшьләренең туган телгә булган мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртә, минемчә. Шушы 5 көн эчендә туплаган уңай энергетика миңа бик озак вакыт көч биреп торачак. Самараның татар яшьләре арасында ана телен популярлаштыру буенча төрле план-идеяләр туды. Ки­­ләчәктә «Туган тел» оешмасы әгъзасы булып, лидеры­быз Фәрзанә Мәхмүтовага иҗ­­тимагый эш­ләрдә ярдәм итә­­сем килә, — дип бүлеште хис-кичерешләре белән педагогия университеты студенты, 19 яшьлек Алия Шәкүрова. 

Татар яшьләре көннәре ахырында һәрвакыт резолюция кабул ителә. Моның өчен чараларны алып баручы җитәкчеләр­нең фикерләре туплана һәм тавыш бирү ярдәмендә тәкъдимнәр ре­золюциягә кертелә. Нә­ти­җәдә, Россия субъектларында яшәүче яшьләрнең мил­ли-мәдәни берләшмәләре эш­чән­легенә матди ярдәм; регионнарда эшләп килүче иҗтимагый бер­ләшмәләргә грант ниге­зен­дә системалы финанс яр­дәм күрсәтү; аларга «Идел» яшьләр үзә­ге­нә квартал саен хисап биреп тору; төбәкләрдә эшләүче татар оешмалары белән элем­тәләрне җайга салу кебек карарлар кабул ителгән.

Форумны йомгаклау танта­насында быелгы лидер да ачыклана. Самара өлкәсе «Туган тел» та­тар җәмгыятенең яшьләр бү­леге җитәкчесе Фәрзанә Мәх­мү­това, 64 тавыш җыеп, Татар яшьләре көннәре лидеры итеп сайланды.

- Бу грамота яки бүләк алу гына түгел, бу — зур җа­вап­лылык. Алга таба оешма вәкилләре белән бергәләп тагын да активрак эшләрбез, дип өметләнәм. Чын лидер үзе генә эшли алмый, аның командасы булырга тиеш. Үзең генә булсаң, лидерлык сыйфатларыңны да күрсәтә алмыйсың, кешеләрне дә үз артыңнан ияртү кыен, — ди Фәрзанә. Аның фикеренчә, Самарада актив яшьләр шактый күп, ләкин аларның эшчәнлеге күбрәк уку йортларына юнәл­де­релгән.

- Мин татар егетләрен, кызларын уку йортларыннан эзләп алам, танышам, кызыксынып китүчеләрен командама җы­ям. Кызганыч, араларында мил­ләт өчен берни дә эшләргә телә­мә­гән милләттәшләребез дә бар. Нишлисең бит, кешеләр бертөрле булмый. Күңелендә татарлык хисе булган кеше үзе сиңа тартыла, — ди ул.

“Татар яшьләре көннәре ли­деры — милләт килә­чәгенә битараф булмаган шә­хес. Кан­дидатларның һәрберсе лаек­лы кешеләр, үз төбәкләрендә телне, мәдә­ниятне саклап ка­лу өчен тырышып, янып йө­рү­челәр. Барыгызга да уңыш­лар телим. Күңелегездәге оч­кыныгыз­ны югалт­магыз, эшегезне дә­вам ите­гез. Без дә сезне гел ку­әт­ләп, көч биреп торырбыз”, — диде ахырда“Идел” яшьләр үзәге дирек­торы Зөл­фия Ибләминова.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 573

Комментирование запрещено