Авыл халкы рәхмәт җиткерә

мечеть мансурБезнең Яңа Мансур авы­лының 33нче мәхәллә мәчете бик борынгы. 1788 елда тө­зелгәннән бирле бер көнгә дә ябылмыйча эшләп килә. Советлар чорында башка мәчетләр эшчәнлеге туктатылганда да, ул Похвистнево районында бер­дәнбер мәчет буларак дин кардәшләребезгә тарихи-мә­дә­ни мирас булып хезмәт иткән. Сакланган мәчет бинасын гел карап, яңартып торырга кирәк.

Гали авылында яшәүче эш­мәкәр Равил Галимуллин безнең авыл тормышына битараф түгел. Юл салды­румы, Сабан туе уздырумы — ул һәрвакыт ярдәм итә. Күптән түгел генә элеккеге авыл җир­леге башлыгы Ирек Газиев Ра­вилгә мәчет манарасын буяу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, Равил эшчеләр һәм кран яллаган да манараны ике көн эчендә яңартып та куйган.

Бөтен авыл халкы исе­мен­нән киң күңелле, мәрхәмәтле Равил Галимуллинга олы рәх­мәтләребезне җиткерәбез. Аңа исәнлек-саулык, эшләрендә уңыш­­лар телибез.

1662439969298

Барлык авыл халкы һәм мәчет картлары исеменнән Исхак ГАЛИМОВ.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 884

Один комментарий

  1. Рахмэт БИК Зур Равиль дустыбыз,анын ярдэме бетенебезгэ житэ,алланын рахмэте яусын,гаилэсенэ исэннек, тигез тормыш, гаилэ бэхете телибез