«Идел-йорт» һәвәскәр театр коллективлары бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

3c5ccf23ccc6fe8f954f98b137240c601766b133aaafea9a280b43e04576 (1)Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» ХХII театр коллективлары регионара конкурсына бүген гаризалар кабул ителә башлады.

«12 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр бәйгегә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Икенче этапта – 4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр гаризалар читтән торып каралачак, бәяләнәчәк һәм финалга чыгучы спектакльләр билгеләнәчәк», дип хәбәр итә төп оештыручы булган Мәдәни ресурслар үзәге.

Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтүенчә, бүгенге көндә «Идел-йорт» бәйге генә дә түгел. «Үзешчән театр коллективлары белән ел дәвамында эш бара. Профессиональ театрлар базасында режиссерлар һәм актерлар өчен иҗади лабораторияләр уза», — ди ул.

«Идел-йорт — 2022» үзешчән театр коллективлары бәйгесе финалына чыккан иң яхшы спектакльләр ноябрь аенда Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.

«Конкурсның 12 лауреаты үз спектакльләрен 7, 8, 9, 10, 16, 22 ноябрьдә 13:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә күрсәтә. Билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча да алып була», диелгән Мәдәни ресурслар үзәге хәбәрендә.

Гран-при алган коллективның спектакле Камал театрында 19 декабрьдә тәкъдим ителә. «Идел-йорт – 2022» фестивале җиңүчеләре дә биредә бүләкләнәчәк. Башлана — 19.00 сәгатьтә.

Конкурсның жюри рәисе – Чаллы дәүләт драма театры режиссеры Олег Кинҗәгулов. Жюри әгъзалары арасында Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе доценты Наталья Табачкова, Камал театрының музей җитәкчесе Луара Шакирҗанова, Кариев театры директоры Луиза Шарова, хореограф Нурбәк Батулла һәм башкалар бар.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 598

Комментирование запрещено