Казан халыкара мөселман киносы фестивале өметләрне акладымы?

egre2240Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең унсигезенчесе тәмам. Фильмнар бәяләнде, бүләкләр тапшырылды, кунаклар таралышты. Татарстан киносын үстерүе белән кадерле фестиваль өметләрне акладымы? Безгә кем өчен сөенергә? Кинофестивальнең йомгаклау тантанасында әнә шул сорауларга җавап эзләп карадык.

Үзебезчә…ме?

Киемеңә карап каршы алалар, дип әйтәләр бит әле. «Пирамида» каршына җәеп куелган кызыл келәмнән узучыларның да тышкы кыяфәтенә бәя биреп торды килгән халык. Дөрес, халык дигәнем, күп булса, 10–15 кеше инде. Ачылыш тантанасының да, ябылышның да бу өлешенә игътибар бермә-бер кимегән. Гәрчә «йолдызлы» кунаклар күп булачак, дисәләр дә. Аннан соң, узган ел күп кеше киемдә миллилеккә өстенлек биргән булса, быел алары да аз күренде, булганнары да кунакларыбыз иде.

Аның каравы, эчкә узуга, милли моңнар белән каршы алдылар. Йомгаклау тантанасында да Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестры үзебезнең көйләрне яңгыратып торды, фестивальнең җиңүчеләрен халык җырлары астында котладылар. Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән Илнар Шәрәфетдинов башкаруындагы «Болгар йортым – хәтер кыйбласы» җырыннан соң да алкышлар озак тынмый торды. Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да кунакларны «Туган тел»не җырлап сәламләде. Җиңүчеләргә бүләкләр алып чыгучы кызларның милли киемнән булуын да өстәсәң, фестивальнең йомгаклау тантанасында чын безнеңчә, милли өлешләр башка булмады.

Рәхмәтне казахларга әйттек

Кино тантанасының үзенә күчик. Быел чараны кино һәм театр артисткасы Гүзәл Сибгатуллина белән Россия актеры Иван Колесников алып барды. Гүзәл Сибгатуллина сөйләгән саен диярлек, кунак егет: «Какой же красивый ваш язык!» – дип сокланды. Монысы өчен рәхмәт! Татар исемнәрен дә дөрес итеп әйтсә, гел шәп буласы иде дә бит…

Иң беренче эш итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Президентның «Кино сәнгатендә гуманизм идеяләре өчен» дигән махсус бүләген тапшырды.

– Без бу фестивальгә зур өметләр баглаган идек. Соңгы биш көн дәвамында Казан, бөтен Татарстан кино мохитендә яшәде. Һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Әлеге фестивальдә чит илләрдән дә катнашучыларның булуы (быел 23 илдән килделәр. – Авт.) безне бик сөендерә. Димәк, безгә ышаналар, – диде ул. – Татарстан Президентының махсус бүләге – үзенә күрә рәхмәт сүзе. Аны тапшыру һәрвакыт дулкынландыра.

Шулай итеп, быел 500 мең сум күләмендәге «рәхмәт» Россия белән Казахстанның уртак кинопректы – «Рух» фильмына әйтелде. Сүз уңаеннан, Казахстан быел фестивальдән шактый бүләкләр белән кайтып китте. Татарстан белән берлектә төшерелгән «Тарлан» фильмы «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә җиңде. Жюри әгъзаларының махсус бүләкләрен дә казахлар алды.

Безгә – үзебезнеке

Гомумән алганда, быелгы фестивальне югары бәяләделәр. Фильмнар күп, яхшылары җитәрлек. Кызыксынып килеп, карап китүчеләр дә бар. Бигрәк тә  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү тарихын кино итеп күрсәтүдә Татарстан кинематографистларының беренче тәҗрибәсе булган, режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов төшергән «Ибн-Фадлан» фильмы зур кызыксыну уяткан. Ике көндә аны 1000ләп кеше карап өлгергән. Фестиваль дә әлеге документаль фильмны игътибарсыз калдырмады. Режиссерга «Тарихи әһәмияткә ия булган вакыйганы тасвирлаган өчен» дигән махсус премия тапшырдылар.

«Ибн-Фадлан» төп конкурска кертелмәгән иде. Халыкара конкурста Казахстан белән берлектә төшерелгән «Тарлан» (реж. – Юлия Захарова), «Галиябану» (реж. – Рифат Миндубаев), «Габдрахман» (реж. – Марсель Мәхмүтов), «Сосновый ключ» (реж. – Булат Минкин) фильмнары гына катнашты. «Тарлан» турында әйттек инде. Моннан тыш, «Галиябану» фильмына да Казан мэрының махсус бүләге тапшырылды. Шуның белән шул. Безгә – үзебезнеке генә. Узган елгы фестивальдә татар киносына өмет уяткан һәм Президентның махсус бүләгенә ия булган «Исәнмесез?» кебек бер фильм җитмәде…

«Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә Иранда төшерелгән «Тихая слава» фильмы җиңүче дип табылды һәм төп призны алды. Гран-при иясен мәдәният министры Ирада Әюпова бүләкләде. 35 яшьлек Роханның язмышын бәян итүче әлеге фильмның режиссеры Нахит Хәсәнзадә «Пирамида» сәхнәсенә өч тапкыр күтәрелде. Фильм NETPAC Азия киносын үстерү челтәренең махсус бүләгенә ия булды һәм «Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре

Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм идеяләре өчен» махсус бүләге – «Рух» (Россия – Казахстан, реж. – Михаил Плиско);
«Тамашачы мәхәббәте» бүләге – «Тарлан» (Татарстан – Казахстан, реж. – Юлия Захарова);
Жюри әгъзаларының махсус бүләге – «Мукагали» (Казахстан, реж. – Болат Калымбетов);
Казан мэрының махсус бүләге – «Галиябану» (Татарстан, реж. – Рифат Миндубаев);
«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы өчен» – «Сагынбай Манасчы» (Кыргызстан, реж. – Эрнест Абдыжапаров);
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле» – «Газета» фильмы геройлары Сарат Коталавала һәм Кумара Тиримадура (Шри-Ланка, реж. – Сарат Коталавала һәм Кумара Тиримадура);
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле» – «Тихая слава» фильмы героинясы Джила Шахи (Иран, реж. – Нахит Хәсәнзадә);
«Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм сценарие» – «Приключения маленького Бахи» (Россия, сценарий авторы – Анна Вейлерт);
«Тулы метражлы фильмда иң яхшы оператор эше» – Томмасо Фиорилли («Гнев», Россия – Ливан – Германия);
«Тулы метражлы иң яхшы нәфис фильм режиссеры» – Мәһди Әхмәд Али («Улица Талаата Харба», Мисыр);
«Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм» – «Жизнь» (Төркия, реж. – Мөхәммәд Әмин Демирал);
«Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм» – «Младший брат ангелов» (Таҗикстан, реж. – Умедшо Мирзоширинов);
«Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» – «Иванова Лествица» (Франция – Россия, реж. – Николай Бем);
«Иң яхшы милли фильм» – «Без – 41 нче ел балалары» (реж. – Әмир Галиәскәров);
«Иң яхшы документаль милли фильм» – «Посланник» (реж. – Зөфәр Хәйруллин).

vatantat.ru

Просмотров: 554

Комментирование запрещено