Тальян гармунга монолог

Безымянный.png111Балачак хатирәләрен онытмаган кеше беркайчан да картаймый, аның йөрәге гел яшь кала

Мин балачагымнан җыр-музыка яраттым. Элеккеге тарелка радиосыннан Га­ли Җәм­лиханов, Фәйзулла Туи­шев­ларның тальянда уйнауларын йотлыгып тыңлый идем. Ничек булса да, тальянда уйнарга өйрәнергә дигән уй туды миндә. Әтәйнең бертуган энесе Әюп абый оста гармунчы иде. Аның Гали абый Гарәев ясаган тальян гармуны бар иде. “Абый, мине гармун уйнарга өйрәтсәң, мин сиңа гомерлек рәхмәтле булыр идем”,- дидем. Ул каршы килмәде, миңа “Суда, суда” көен кат-кат уйнап күрсәтте. “Шушы көйне уйнарга өйрәнсәң, калганнарын үзең дә өйрәнәсең”, — диде. Шушы көйне уйный-уйный шомардым, калган көйләр миңа ничектер җиңел бирелде. Җиде яшемдә мин тальянда оста гына уйный идем инде. Ничек кенә булса да, миңа үземә Гали абзыйдан гармун ясатырга дигән уй белән яши башладым. Уй бар, гармунны ясатып, түләп алырга акчасы кирәк бит әле. Минем бәхеткә, Камышлы учхозыннан Куйбышев ит комбинатына маллар куарга яшь егетләр-кызлар кирәк, дигән хәбәр килеп иреште. Без, бер төркем яшьләр ки­ңәштек тә учхоз җитәкчесе Мө­дәррис абый Әхмәтҗанов яны­на төшеп язылдык. Бер атна да үтмәде, июльнең икесендә кузгалабыз, дигән хәбәр килде. Без, Низам Галәлиев, Раил Вахитов, Ләбибә Абсаттарова, Мәдинә Хәлимова, Галимә Га­лимова һәм мин, иртүк учхозга төшеп тә җиттек. Безнең командага Бозбаштан Җават Харразов, Дамир Әхмәтсафин да кушылдылар. Александр Ак­шин әйдаманыбыз булса, аш пешерүче итеп Бозбаш­та яшәүче Хәят апаны бил­ге­­­ләделәр. Алар җи­гү­ле ат бе­лән безне озата барды­лар. Анда күргән кы­енлык­лар күп булды ин­де. Төнлә туктап малларны ял иттерәбез. Елга буе­на туры килсәк, җи­ңел­рәк, бер яклап кына сак­лый­сың. Кыр уртасында табор­ларга туры килсә, анда яшен яшьнәп, күк күк­рәп яңгыр да яуса, маллар торып китә башлыйлар, алар­ны тынычландыру бик кыен була. Шул вакытларда үксеп-үксеп елаган чак­лар да була иде. Мал үлсә, яисә югалса, үзегез түлисез, диделәр бит. Бер ай да биш көн дигәндә, без малларны илтеп тапшырдык. Кем попуткада, кем электричка бе­лән Похвистневога кадәр кайтып, өйләргә кайтып җиттек. Безгә, һәрберебезгә 400әр сум акча түләделәр. Ул арада Әюп абый Гали абзыйга заказ биреп кайткан. Гали абзый тиз арада өлгертермен, хакы 900 сум, дигән. Минем бит гармунны алырга акчам җитми! Янә Мөдәррис абый белән хә­бәрләштек, тагын маллар куарга барабыз, дидек. Августның уннарында, 210 баш мал белән тагын юлга чыктык. Бу 1960 ел иде. Малларны исән-сау илтеп тапшырдык та юлга чыктык. Әхмәтҗанов абый безне алып кайтырга өр-яңа машина җибәргән. Ул ГАЗ-51 машинасыннан заводның буяу исе аңкып тора, двигателе тавышсыз эшли иде. Рульдә әллә Әгътәс абый Вәлиев, әллә Әбү­зәр абый Шәйхетдинов иде инде, анысын хәтерләмим. Без Красная Глинка бистәсеннән машинага төялештек. Кү­ңел­ләр күтәренке. Башлап җыр­лау­чы­быз, Галимәбез, җырлап җи­бәр­де, без кушымтасын дәррәү күтәреп алдык.

Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул,
Тоткалары җиз генә.
Йөгереп китәрдәй булам да,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә лә
Туган үскән илләргә.

Шоферыбыз безне авылга ук кайтарып куйды. Бу юлы да безгә шул ук бәяне түләделәр.

Тиздән Гали абыйдан да, ноябрь башларында гар­муныгыз өлгерер, дигән хәбәр килде. Мин тәки тынычлана алмыйм, чөнки ул елларда гармунга заказ бирүчеләр күп иде. Седяково, Чекмаловка, Чулпан аша җәяү генә Ярмәккә киттем. Гали абзый да, аның тормыш иптәше дә гаҗәеп кунакчыл кешеләр иде. Ходаем, аларның урыннары оҗмахта булсын иде. Барсам, әйдә улым, син юлдан килгән кеше, чәй эчеп алыйк әле, дия иде. Миңа 3 — 4 мәртәбә Ярмәккә барырга туры килде. Кайчан барсаң да, табында йә кыстыбый, йә коймак була иде. Чәй эчкәч, ул миңа гармун тоттыра, үзе эшен дәвам итә иде. Мин рәхәтләнеп уйныйм. Ноябрь башларында гармуным ясалып бетте. Гармунымны кулыма алып уйнап җибәргәч кичергән хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел иде. Ул гармунымда уйнап мин күпме солдат озаттым да күпме туйлар, мәҗлесләр уздырдым. Санап бетергесез!

1990 елларда районыбызда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе уздырыла башлады. Анда 40 — 50ләп гармунчы катнаша иде. Бик тә осталары бар иде арабызда. Камышлы авылыннан Наил Сафин, Мөхәммәт Шәкүров, Хәйдәр Хәйретдинов, Миңнулла Курамшин, Мәсхүт Жуматдинов (җырлый да, мәзәкләр дә сөйли иде), Сөләйман Инсафов һәм Эдуард Галимов; Иске Ярмәк авылыннан Мөхтәр Сәмигуллин, Әсхәт Сәгыйров һәм Мәдехәт Рәхимов; Чулпаннан Сәгыйть Шәрәфиев; Яңа Балыклы авылыннан Гамил Фәттахов; Балыклы авылыннан Фәһим Насыйров, Фа­ил Әхмәтвәлиев; Яңа Усманнан Камил Хәлимов, Мидхәт Фәхретдинов. Барысын да хәтерләп бетереп тә булмый инде. Бәйге кичке җиделәрдә башланып, төнге икеләргә-өч­ләргә кадәр бара иде. Авыл советы рәисе Фәрит Зәйнуллин да безнең белән бергә утыра иде. Төп бүләк — Гран-прины Фәрит Әхмәдуллович үзе тапшыра. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмый. Бүләкләрне Зөлфия Галиханова өләшә иде.

Әле хәзер дә, яз җитү бе­лән, капка төбенә чыгып уты­рам да гармунымда уйнап җи­бәрәм. Авылга ямь ке­рә, ди халык. Авылдашла­рым шал­тыратып, бөтен эш­лә­ре­без­не ташлап, гармун тавышы тың­­лыйбыз, рәхмәт абый, ди­ләр. Мәчетебездән азан әйт­кән­дә, белгән догаларымны укып, авылдашларыма, мил­ләт­тәшләремә исәнлек, җан ты­нычлыгы телим, шушы яман чир­ләрне, яман сугышлар­ны тук­тат инде, дип бер Хода­емнан сорыйм. Амин.

Сәгыйть АБСАТТАРОВ.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 982

Один комментарий

  1. Бик зур ряхмят сезгя барыгызгада! Шулай зурлаган эчен , онытмагаган эчен мастера Гали Гаряева!