Җиде баланы атып үтергән Илназ Галәвиевның эше төгәлләнә

news_38168Казанның 175нче гимназиясендә узган елның маенда атыш оештырган Илназ Галәвиевның эше сентябрь азагында судка җибәрелергә мөмкин. Хәзерге вакытта Галәвиев җинаять эшен өйрәнә. Суд карары буенча, Галәвиев кулга алынган көннән бирле сак астында.

Генераль прокуратура фикеренчә, 175нче гимназия җитәкчелеге һәм сак хезмәтен тәэмин иткән фирма гамәлләрендә җинаять составы юк.  

Әмма гаепләүче як – Тикшерү комитеты – аларны җинаятькә җәлеп итәргә җыена. Тикшерү фикеренчә, директор Әминә Вәлиева, «Союз пожарного мониторинга» ширкәте инженеры Марат Җиһаншин һәм «Ваша безопасность» ширкәте җитәкчесе Сергей Иванов куркынычсызлыкны тәэмин итмәүдә гаеплеләр. Мәсәлән, гимназиядә сак булмаган, уку йортының ишеге ачык булган, укучыларны, укытучыларны кисәтү өчен динамиклар эшләмәгән. Әмма, инде искәртелгәнчә, Генераль прокуратура бу кешеләрнең гамәлләре белән Илназ Галәвиев эшләгән җинаять арасында бәйләнеш күрми.  

Беренче экспертиза Илназ Галәвиевның үз гамәлләренә җавап бирмәве хакында нәтиҗә ясаган иде, шуннан чыгып, бу кеше үз акылында булмаган, дигән хәбәр таралды. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин мондый нәтиҗәнең сәбәбен аңлатты. Иң беренче экспертиза вакытында үтерүченең деструктив субкультура тәэсирендә булуы исәпкә алынмаган.  

Икенче экспертизада Илназ Галәвиевның мондый юнәлештәге башка кешеләрнең тәэсирендә булуы ачыкланган. Шул исәптән, беренче чиратта Керчьтагы уку йортында студентларны аткан Владислав Росляков турында сүз бара. 18 яшьлек студент Росляков 2018 елда, үзе ясаган бомба шартлатып һәм атып, 21 кешене үтерде, дистәләгән кешене яралады һәм үзен үзе атып үтерде. Галәвиев шушы кешенең гамәлләрен кабатлаган, дип саный экспертиза. Ул үзенең ни эшләгәнен аңлаган дип табылган һәм, шул сәбәпле, суд каршына басачак.  

Галәвиев һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше үлде, шуларның җидесе – балалар. 

matbugat.ru

Просмотров: 601

Комментирование запрещено