Тормыш сыйфаты яхшырыр

111Хәзерге чынбарлыкта мон­­дый хәлләр авыллар тор­мы­шында сирәк була торган күренеш. Ә менә Мулла авы­лына бу бәхет елмайды: ав­густта авыл уртасында, нәкъ мәчетебез янында өр-яңа мед­пункт бинасы калкып чыкты. Бу авыл халкы өчен бик шат­лыклы хәл булды.

Бу бинаны Елховка районы үзәк больницасы төзетте. Моның өчен дәүләт программасы буенча бирелгән акчалар файдаланылды. Әлегә ка­дәр авылның медпункты иске генә бинада урнашкан иде. Тиз­дән ул шушы яңа матур бинага күчеп эшли башлар, дип өметләнәбез.

Шуны да әйтеп китәргә ки­рәк, менә авыл тарала, бетә дибез. Ләкин әле бетәргә охшамаган, буш өйләрне читтән кайтучылар сатып ала бара. Соңгы вакытта шәһәр хал­кының авылга кайтуы күзә­телә. Бәлки әле авылыбыз үзе­нең элекке хәленә әйләнеп кайта алыр, дип өметләнәбез. Моның өчен авылда бөтен шартлар да бар: өйләргә газ һәм су кергән, асфальт юллар салынган, табигате искиткеч гүзәл… 

Яңа медицина пункты эш­ләп китү Мулла авылы халкының тормыш сыйфатын яхшы якка үзгәртер, авыруларга караш үз­гәрер. Елховка хастаханәсенә йөрүләр дә кимер, дип ышанабыз.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 546

Комментирование запрещено