Олы рәхмәтебезне белдерәбез

aTwaptovaCZKPuQGfpyVd1eKoejXJJX3uSWUEtcsJGZwUdmT7GUJnFVXBy8t1r-uMrH_Nd7aeicRF5sId6BpmFy6Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә Люция Ибраһимова яза. Сезнең белән шатлыгымны уртаклашасым килә!

2022 елда безнең Иске Ярмәк авылы мәктәбенең бинасына 50 ел булды. Быел анда капиталь ремонт та ясадылар, шуңа бик тә куандым. Мәктәпкә кереп, эчен карап йөрдем, бик матур булган, күптән ремонт кирәк иде шул.

Без — бу мәктәпне төзүдә катнашкан шәхесләр, хәзер инде олы яшьтәге әбиләр-бабайлар. Минем ирем Дәмин Нәбиулла улы ул вакытта инженер-төзүче, мин төзүчеләр әзерли торган уку йортын тәмамлаган штукатур-маляр булып эшкә урнаштык. Мәктәпне төзүдә авылыбызның бик күп ир-атлары, хатын-кызлары катнашты. Аларның күбесе инде арабыздан бакыйлыкка күчтеләр, барысының да урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Исәннәребезгә саулык, алдагы гомерләребездә бәхетле картлык, кадер-хөрмәт насыйп булсын.

Шушы мәктәптә безнең балаларыбыз, оныкларыбыз укыды, әле дә өчесе белем ала. Быел ремонт эшләрендә бик күп балалар да катнашты, оныгым Илнур да алар арасында бар иде.

Шушында хезмәт куйган эшчеләрнең барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебездә тырышып укырга бөтен мөмкинлекләр бар. Укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар насыйп булсын. 

RoTzqmvtkxJU_WZ08tr7iWccM-FZzRw-89NLzejj0i5lEmjN9bJyQyq0SwyqZ8epA4SoDflFJ9KC7Q6y13TjdAAPaTwaptovaCZKPuQGfpyVd1eKoejXJJX3uSWUEtcsJGZwUdmT7GUJnFVXBy8t1r-uMrH_Nd7aeicRF5sId6BpmFy6

Яңа уку елы белән тәбрик итеп Люция әбиегез.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 657

Комментирование запрещено