Разил Вәлиев Ваһапов фондының татар җыр сәнгатен үстерүдә куйган хезмәтен югары бәяләде

bb2366422f31ba6ab334801b146621f6«Рәшит Ваһапов фондының татар телен үстерү, халыкка чыгаруда кылган гамәлләре бүгенге көндә бик актуаль», – диде халык шагыйре.

Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар Советы рәисе, «Яңа татар җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Ваһапов фондының һәм фонд директоры, продюсер Рифат Фәттаховның татар җыр сәнгатенә керткән өлешен югары бәяләде. Очрашуда ул сүзне татар теленең югалып бару мәсьәләсеннән башлады.

«Мине бүгенге көндә бик күп сораулар борчый. Мәгариф министры белән бик озаклап, татар мәктәбенең, милли мәктәпнең язмышы турында сөйләштек. Моңа кадәр кайбер гимназияләрдә татар телен атнасына биш тапкыр укыталар иде, кайберләрендә өч, ике, бер сәгать. Әмма татар теле буенча имтихан биреп, югары уку йортына керергә теләүчеләр юк. Димәк, киләчәктә татар теле бөтенләй нигезсез калачак. Әдәбият белгечләребез дә булмаячак. Болай барса, язучыларыбыз каян барлыкка килер? Язучы булмагач, әсәр булмый. Шагыйрь булмагач, шигырь булмый. Шигырь булмагач, җыр булмый. Җыр булмагач, телевидение, радио, театр булмый», – дип сүз башлады Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, шундый вазгыятьтә Ваһапов фондының һәм аерым алганда Рифат Фәттаховның проектлары бик актуаль.

«Рәшит Ваһапов фондының татар телен үстерү, халыкка чыгаруда кылган гамәлләре бүгенге көндә бик актуаль. Аны әйтеп бетерерлек кенә түгел. Рифат әфәнде нинди генә проектлар уйлап тапмады. Мин аның фантазиясенә шаккатып та, сокланып та куям», – диде Разил Вәлиев.

Ваһапов фонды яңа концерт сезонына әзерләнә. Журналистлар белән очрашуда фондның дүрт проекты – «III Яңа татар җыры» бәйгесе, халыкара «Шәрык базары» төрки эстрада фестивале, «Халык җәүһәрләре» гастрольләре һәм «Ваһаповфест» яшь башкаручылар бәйгесе турында сөйләделәр.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 540

Комментирование запрещено