Табигать сулышын тоя белергә өйрән

Усман ГафаровУрманнар — планетабызның үпкәләре, төзелеш чималы, җи­ләк-җимеш, печән-утын чыганагы буларак иң зур табигый байлыгыбыз булып тора. Ә Самара өлкәсе урманнары ни хәлдә икән?  18 сентябрь – Урманчылар көне уңаеннан бу сорау белән Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Хәмзә улы Гафаровка мөрәҗәгать иттек.

Балачагы табигать кочагында, урман-болыннарда үткән егет киләчәген урманнан башка күз алдына китерә алмый. Самараның “Яктылык” мәктәбен тәмамлаганнан соң туры Ида­рә итү технологияләре һәм аг­рар базар (ИУТАР) инс­ти­тутының урман хуҗалыгы бү­ле­генә укырга керә. Кулына дип­лом алып чыккач, Усман Гафаров хезмәт юлын өлкә урман хуҗалыгында башлый, ә 2019 елдан шәһәр департаментына күчә.

- Әти-әнием дә, үзем дә тумышым белән Ульян өл­кә­сен­нән. Анда урманнар бик күп һәм бай. Шулай ук бала­ча­гымның бер өлеше Большая Глушица районында — далалы якта үтте. Бала гына булуыма карамастан, урманнарны сагынып, бу якларда да күбрәк яшеллек булдырасы иде, дигән уй тынгы бирми иде. Һөнәр сайлавыма, бәлки, әтиемнең дә урманчылык белән шөгыльләнүе тәэсир иткәндер. Кыскасы, табигатьне, яшеллекне яратканга мин үземне урманчылык юнә­лешенә багышладым, — дип аңлата Усман һөнәргә килү сәбәпләрен.

- Самарада эшли башла­ган­нан бирле нинди проект­лар­да катнаштыгыз?

- “Самараның урман һәм парклары” проекты кысаларында Татьянка елгасы ярларында агач үсентеләре, куаклар, күпьеллык чәчәкләр утыртылды. “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, “Самара Арена” стадионы янында Бөек Ватан сугышы елларында Куйбышевта эшләп чыгарылган атак­лы ИЛ-2 штурмовигы канаты рәвешендә  ландшафт композициясе утырттык. Анда хәзер юкә, каен, нарат һәм каштан — барлыгы 750 төп агач гөрләп үсә. Го­мумән, безнең идарә өлкә урманнарының саклыгы, үсеше өчен җавап бирә.

- Хезмәткәрләрегез ара­сын­да яшьләр күпме?

- Бөтенесе дә диярлек яшь­ләр. Алар башлыча авыл җирендә туып-үскән, җирне, та­бигатьне җаны-тәне белән яраткан кешеләр. Араларында ата-бабалары һөнәрен дәвам итүчеләр дә бар. Урманчы булыр өчен кошлар сайравын аңлый, табигать сулышын тоя белергә кирәк бит.

- Узган елда сез, “Як­ты­лык” мәктәбе уку­чы­лары, ата-аналары, укы­ту­чылары һәм башка актив мил­ләттәш­лә­ребез белән берлектә, Зеле­нень­кий утравында экология ак­циясе оештырган идегез. Бы­елгы планнарыгыз нин­дирәк?

- Октябрь башында бу акцияне кабатларга планлашты­рабыз. Киләчәктә бу матур гадәткә әверелеп китәр, дип өметләнәм. Ә алдагы елларда без актив милләттәшләребезне җыеп, Тольятти тирәсендә янгыннан зыян күргән урманнарны торгызу акциясендә катнаштык. Берничә минут эчендә янып беткән урман урынына утыртылган үсентеләр зур агачлар булып үсеп җиткәнче дистәләгән еллар уза. Кызганыч, әмма урман-суларга саксызлык белән караучы кешеләр шактый…

- Сез шәһәребезнең башка мәктәпләре укучылары белән дә экологик эшчәнлек алып барасызмы?

- “Яшел России” җәмгыяте белән берлектә шәһәр һәм өл­кә мәктәпләрендә “Яшел пионерлар” отрядлары оештырабыз. Бу проект кысаларында укучылар өчен табигатьне саклау, яшеллекне яклау һәм үстерү мөһимлеге турын­да лекцияләр уздырабыз. Балалар агачлар утыртуда булышалар, үсентеләрнең үзен­чәлекләрен өйрәнәләр, экологик акцияләрдә катнашалар. Туган як табигатен саклауда үзләрен файдалы итеп тою балаларны шатландыра. Өлкә мәктәпләрендә “Мәктәп урманчылыгы” дип аталган оешмалар эшли башлады. Яшьләрнең планетабыз киләчәген кайгырта белүе, табигатебезне сак­лау өчен тырышулары куандыра, билгеле. Чөнки урман, табигать кешегә яшәү мөмкинлеге бирә. Урманнан кеше яшәү көче ала, анда бөтен проблемалар, шәһәр ыгы-зыгысы онытылып тора, күңел ял итә… 

Шуңа күрә урманны сак­лау, яңа агачлар утырту гы­на аз, табигать кочагында ял иткәндә учаклар якмас­ка, тәмәке төп­чекләре ташла­маска, хасил булган чүп-чар­лар­ны җы­еп алып китәргә һәм чүп­лек­ләргә илтеп салырга оныт­мыйк, — дип йомгак­лады сү­зен әңгәмәдәшем.

Усман эш вакытында гына түгел, буш вакытын да табигатьне саклауга багышлый. “Яктылык” мәктәбен инде күптән тәмамлаган булса да, мәктәп оештырган көзге һәм язгы өмә­ләрдә даими катнаша. Үзе белән төрле агач үсентеләре алып килә, аларны мәктәп ти­рәсенә һәм күрше йортлар ишег­алларына утырталар. Кыс­касы, Усман — үз эшенең остасы, чын урманчы.

 

Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 584

Комментирование запрещено