Йеменда күмер үтүк бармы?

k7IrvSMy_BYxH9e2SFm0fPu7o_Zv985dMyc6G9fuvqRIOyBzB-EpxLkMK5zloqVALECAqRilfOQoRwy9FFygZCqO11 сентябрьдә Самара шәһәренең 436 туган көне һәм Халыклар дуслыгы көне уңаеннан шәһәр халкы төрле массакүләм чараларда катнашты. Быелгы бәйрәм Россиянең күпмилләтле халыкларының милли-мәдәни мирасына багышланган иде.

Халыклар дуслыгы көнен Самарада 2015 елдан бирле билгеләп үтәләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул шәһәр һәм өлкә халкының иң яраткан бәйрәменә әверелде. Быел да ул Волгарь бистәсендә төзелгән “Халыклар дуслыгы” паркында үтте. Анда “Халыклар мирасы” дип аталган этнофестиваль оештырылган иде.

Салкын, болытлы көзге көн булуына карамастан, паркка бихисап кеше җыелган иде. Бәлки аларны бушлай керү мөмкинлеге кызыктыргандыр, ә бәлки шәһәрнең берничә зур тукталышыннан Этнопаркка кадәр бушлай автобуслар йөреп торуы да үз ролен уйнагандыр. Башка көннәрдә монда керү өчен дә, килү өчен акча түләргә кирәк, ә бәясе арзан түгел, дип әйтер идем. Гаиләң белән килсәң, аз дигәндә 500 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Гадәттәгечә, шәһәр масштабында узган бәйрәмнәрнең тантаналы өлеше чарага җыелган кунакларны сәламләү һәм тырыш якташларыбызны бүләкләү белән башлана. Этнофестивальдә исә туган телне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә күп көч һәм тырышлык куйган милли оешмалар активистларын хөрмәтләделәр. Самара өлкәсе губернаторының “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” мактау билгесенә лаек булган якташларыбыз арасында “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов, шул ук җәмгыятьнең директоры Винер Нурмөхәмитов, “tatar-duslyk.ru” сайты редакторы Айгөл Минастинова, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин, фондның директоры Гүзәл Сәгадәтова да бар иде.

Бүләкләүләр тәмамлангач, сәхнәдә шәһәр һәм өлкә иҗат коллективлары катнашында зур бәйрәм концерты башланды. Тамашачылар игътибарына Самара җирендә яшәүче ха¬лык¬лар¬ның моңлы җырлары һәм дәртле биюләре тәкъдим ителде. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле, Самараның “Идел” татар эстрадасы коллективы, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле дә, башка милләт артистларына, кунакларга кушылып, биеп һәм җырлап ял иттеләр.

Декоратив-гамәли сәнгать белән кызыксынучылар осталар оештырган мастер-классларда тимерчелек, утын кисү, кәрҗиннәр үрү, чүлмәк ясау, чигү-тегү эшләренә өйрәнделәр, этно-квиз дип аталган уенда катнашып, истәлекле призлар оттылар.
Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе “Халыклар дуслыгы” паркында беренче тапкыр булганлыктан, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыкларының борынгы көнкүрешен чагылдырган йорт һәм ихаталарны зур кызыксыну белән карап йөрделәр. Кунаклар арасында шәһәр һәм өлкә халкы гына түгел, ерак чит илләрдән килгән студентлар да бар иде. Инде күптән ияләшкән халыклар арасында кара тәнле егетләрне дә күргәч, халык бераз гаҗәпләнебрәк карап торды. Африка илләре вәкилләренең бәйрәмнәребез белән кызыксынуы гадәти хәл түгел, әлбәттә. Билгеле инде, “Халыклар дуслыгы көне” турында мин дә аларның уй-фикерләрен сораштырмыйча булдыра алмадым. Алар икесе дә мөселман кешеләре булып чыктылар, берсе — Йеменнан, икенчесе Сенегалдан килгәннәр икән.

- Безнең туган якларда мондый бәйрәмнәр оештырылмый. Бер шәһәрдә шулкадәр милләт вәкилләренең дустанә мөнәсәбәттә яшәве, милли бәйрәмнәрне бергә уздыруы сокландыра. Искиткеч төрле һәм матур милли киемнәрне, җыр-биюләрне күреп таң калдык. Мондый бердәм халык алдында без баш иябез, — дип сөйләделәр егетләр.

Татар өенә экскурсия вакытында аларның йөзләрендә гаҗәпләнү катыш елмаю иде. Кер юу тактасын алар бик тиз танып алдылар. Аларда да мондый җайланма бар икән. Ә менә күмер белән кыздырыла торган үтүкне күреп бик нык гаҗәпләнделәр. Чиккән мендәр тышларын, сөлгеләрне, кулдан суккан җәймәләрне сыйпап-сыйпап караганнан соң, шундый матур культура үрнәге белән таныштырган өчен кат-кат рәхмәт әйттеләр.

Рәхмәт дигәннән, форсаттан файдаланып, “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле артистларын, укытучыларны һәм ата-аналарны, татар оешмалары активистларын “На Революционной” кулинария кибетендә пешерелгән милли тәм-томнар белән сыйлаган “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Салкын һавада тамаклар бик тиз ачыкты, ә паркта ашамлыклар сатучы бер генә кибет тә юк иде. Оештыручылар, нишләптер, тамак ялгап алуны кайгыртмаганнар. Һәрбер йорт янында милли ризыклар сату оештырылган булса, кунаклар Идел буе халыклары кухнясы белән дә якыннанрак таныша алырлар иде.


Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 588

Комментирование запрещено