Нәҗип Бәдретдинов: Җыр халык арасына чыккан һәм популяр булган икән, ул инде халыкныкы

Безымянный«Усман Әлмиев, Илһам Шакиров үз җырларын җырлауны тыйган булса, аннары нәрсә була?» – диде музыкант.

«Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты, баянчы-музыкант Нәҗип Бәдретдинов фикеренчә, халык арасына чыккан һәм популяр булган җыр – халыкның рухи байлыгы.

«Минем фикерем шул: җыр халык арасына чыккан һәм ул популяр булган икән, ул җыр инде халыкныкы. Ул бит – халык мирасы, халыкның рухи байлыгы. Халык көйләренең дә һәрберсенең авторлары бар. Мәсәлән, «Арча көен» Усман Әлмиев беренче тапкыр халыктан ишетеп җырлаган. Усман Әлмиев, Илһам Шакиров үз җырларын җырлауны тыйган булса, аннары нәрсә була? Алай дөрес түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, башка автор иҗат иткән җырны икенче бер кеше сатып алу – дөрес күренеш түгел. «Кемнәрдер рус халкындагы кебек зур акчалар эшләп йөри башлыймы? Андый нәрсә була алмый», — диде музыкант.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 573

Комментирование запрещено