Һәрберебезне ярата иде…

Безымянный9 сентябрьдә Камышлы районының Иске Ярмәк авы­лында укытучы булып эш­ләгән Рәхимә Зарифҗан кы­зы Бәширова 93 яшендә ба­кый­лыкка күчте.

Рәхимә Зарифовна тумышы буенча Татарстанның Са­ба районы, Олы Сауруш авылыннан. Казан пединститутын тәмамлаганнан соң юлла­ма буенча Иске Ярмәк урта мәк­тәбенә эшкә килә һәм шунда кала. Ул мәктәптә иң көчле математика укытучысы булып санала иде. Аның укучыларының күбесе югары белем алып, экономист, нефтьче, табиб булып эшләделәр. Мәктәпне 1979 ел­да тәмамлаган укучылары класс җитәкчесен болай искә ала­лар:

 

Гөлсем Нуриева (Сәлахова):

Рәхимә апаны 1972 елда безнең 4 “В” классы сыйныфы җи­тәкчесе итеп куйдылар. Ул математика, алгебра, геомет­рия фәннәрен алып бара иде. Темаларны җиңел, барыбыз да төшенерлек итеп аңлатты. Без­не үз балалары кебек якын күреп, төпле киңәшләр биреп, чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты. Бер-беребезне хөр­мәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә, олыларны — олы итә, кечеләрне — кече итә белергә өйрәтте.

Безнең сыйныф бер зур тату гаилә кебек иде һәм хәзер дә шулай булып кала. Рәхимә апа – безнең икенче әниебез, ә без аның 31 баласы сыман булдык. Уку буенча да безнең сыйныф бик көчле иде. Мәктәпне тәмамлагач, күбесе югары уку  йортларына укырга керделәр. Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышканыбызга 43 ел узып китсә дә, без сый­ныфташлар белән ел саен оч­рашып, аралашып торабыз, Рәхимә апабызны җылы сүз­ләр белән генә искә  алабыз. Безнең бүгенге уңышларыбыз яраткан укытучыбыз тырышлыгы белән  яуланган.

Әсгать Сәгыйров:

Мин мәктәптә укыганда үзем­не Рәхимә апаның иң яраткан укучысы дип саный идем. Ул беренче карашка бик кырыс булып күренсә дә, барыбызны да яратуын сизә идек. Ләкин мин барыбер үземә карата аерым мө­нәсәбәт бар, дип уйлый идем. Дәресне гел миңа гына аңлата, нидер сөйләсә, миңа гына карап сөйли кебек иде. Хәзер мин аңлыйм инде, бу шун­дый педагогик алым гына бул­ган. Ләкин барыбызны бергә яратып, һәрберебезне аерым-аерым да ярата белә иде. Шундый мохитта үскәнебез өчен без аңа чиксез рәхмәтле.

Гөлфия Шәйхетдинова (Йосыпова):

Рәхимә Зарифовна безнең авылга эшкә килгәч, минем әниемнәрнең өенә фатир­га кергән. Үзе белән бертуган сең­лесе Нәфисәне дә алып килгән. Сеңлесе мәктәптә укыды, Рә­химә апа укытты. Мөзәянә әни­емнең өендә алар өч ел яшә­гәннәр. Йөргән егете Татарстаннан килеп Рәхимә апаны алып киткәндә, зур көзге бүләк итеп калдырган булган. Мин шул көзге янында бөтерелеп үстем инде.

1958 елда Рәхимә апа кабат авылга кайтты. Кулында кызы Равилә бар иде инде. Үз көче, авыл халкы ярдәме белән өй салып керде. “Ярмәк халкы читтән килүчеләрне яратып бетермәсә дә, мине үз итте”, — дип әйтә иде.  Күршесе Сәяхов Габбаз абыйга да бик рәхмәтле иде, өен салган вакытта да бик күп булышкан, нинди йомыш белән керсә дә, бер генә мәртәбә дә борып чыгармаган. Андый яхшылык беркайчан да онытылмый икән.

Математика бик җиңел фән түгел, әмма Рәхимә апа ты­рышлыгы белән, үз эшен яра­тып башкаруы аркасында, күп Ярмәк укучылары техник вузларны җиңел генә тә­мам­ла­дылар. Рәхимә апа аркасында гына мин югары уку йортына кереп, уңышлы тәмамлап, хезмәтемне яратып башкарам диючеләрне миңа бик еш ише­тергә туры килә.

Классыбызны берләштерү өчен әллә нинди чаралар уй­лап таба иде: стенгазета да чыгарабыз, Тимур коман­дасын­да да йөрибез, концерт­лар да куябыз… Безнең классның бер­дәм­леге — укытучыбыз көчен, шәхси вакытын жәл­ләмичә, эшен яратып, тырышып эшләве нә­ти­җәсе.

Яраткан укытучыбызның уры­ны җәннәттә булсын иде.

выпуск 1979Безымянный

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1245

Один комментарий

  1. Умнейшая, красивая, иногда громогласная, с царственной поступью и орлиным взглядом, она покоряла сердца детей с первого взгляда, уважала их каждого и окружала материнской любовью… Такой и останется Рахимя Зариповна в нашей памяти…