Гармунчы Динар

11Гармунчы егет Динар гармунны бик ярата.
Халкыбызның моңнарын бар дөньяга тарата.

Оста итеп, матур итеп, ничек уйный белә ул?
Йөрәкләрне җилкендереп, күңелгә моң үрә ул.



Ничек булсын, балачактан гармунга гашыйк булган.
Әйтерсең лә дөньяга гармунчы булып туган.

Үзәкләрне өзәрлек моңнар чыгара белә,
Һәрбер җырның көен отып, моңнарга төреп бирә.

Гармун гына уйнамый, матур итеп җырлый да,
Гран-прилар яулый, үзенә үзе уйный да.

Куелган һәрбер концерт анардан башка үтми,
Авыл халкы бик ярата, аның уйнавын хуплый.

Бармакларга күз иярми, гармун телләре бии,
Осталыгын, булганлыгын моңлы көйләре сөйли.

Динар, син гел елмаеп, куанып-сөенеп уйна.
Аллаһы биргән талантны йөрәгеңнән һич җуйма.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 777

Комментирование запрещено