«Иң яхшы укытучы»ны зурлап каршы алдылар

GfEWbWe7XbZIt9qp9CfZ-SXD_nRJooREzmyk3p552yyCyUOvce6UyUgoedo50GdqU1XcbGlesYUunEiZX51Iuk6L11 — 18 сентябрьдә Ставрополь крае, Пятигорск шәһәрендә узган “Туган тел һәм әдәбият фәне буенча иң яхшы укытучы” Бөтенроссия конкурсында катнашкан Рәхимә Илдус кызы ХӘЙРОВА Самара өлкәсен лаеклы рәвештә тәкъдим итте.
“Туган тел һәм әдәбият фәне буенча иң яхшы укытучы” Бөтенроссия конкурсының читтән торып катнашу этабында җиңү яулаган һәм икенче этабында да катнашкан “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәйрова 20 сентябрьдә Самарага кайтып төште. Вокзалда аны чәчәк бәйләме белән мәктәп директоры Радик Газизов, икенче сыйныф укучылары һәм ата-аналар чәчәкләр, шарлар һәм плакатлар белән каршы алдылар.

“Без бу очрашуга ныклап әзерләндек: кич буе плакатлар ясадык, иртән куыклар кабарттык. Рәхимә Илдус кызы шулай зурлап каршы алуыбыз белән бик канәгать калгандыр, дип ышанабыз”, — дип сөйли Әлфия Сөләйманова.

Бәйге туган телләрне һәм әдәбиятны укытуда инновацион педагогик тәҗрибә тупларга һәм башка педагоглар белән уртаклашырга ярдәм итә. Россиянең 69 төбәгеннән килгән укытучылар «Методик остаханә» һәм «Дәрестә» дип аталган этапларда көч сынаштылар, һәрберсе үз проекты буенча «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» уздырдылар.

naFWRDz_5UzuOtm_IhzlnmzoSoYTsxYL9FXBpJR3yPvp0c1Mr4OYJwT2FlyP1EzYGnWR7yQ_cma15ZW3IWSpCQkZKuHErN7egXrUZu-rMcZWL3MHHLpARTbtsmEylr2LKcMySj0fAaJAyUfQ1omTDSBjtCV4X6k5r7zHpUTDXZvEMOYB GfEWbWe7XbZIt9qp9CfZ-SXD_nRJooREzmyk3p552yyCyUOvce6UyUgoedo50GdqU1XcbGlesYUunEiZX51Iuk6L
Айгөл МИНАСТИНОВА.
«Бердәмлек».

 

Просмотров: 554

Комментирование запрещено