Разия сәгатькә карамый

СнигатоваКошки районы, Иске Җүрәй авылында яшәүче Разия Вафа кызы Снигатовага – 65 яшь!

Дустыбыз, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижевск ме­дицина училищесендә фельд­шерлыкка укып кайтты һәм гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлады. 40 елдан артык эшләү дәверендә ул авырулар өчен хәсрәтләнеп күпме йокысыз төннәр кичергәнен үзе генә беләдер. Көнме-төнме, күз ачырмаслык буранмы, яшенле яңгырмы дип тормый, телефоны чылтырау белән, пешкән ашын, башлаган эшен калдырып, йөгереп килә, беркайчан да кара йөз күрсәтмичә, ярдәмгә ашыга.

Ул аңлый, гомере кыл өс­тендә калтырап торган чакта авыл кешесенең бар өмете фельд­шерда гына. Районнан ашы­гыч ярдәм килеп өл­гер­мәс­кә дә мөмкин бит. Шуңа күрә бөтен җаваплылык аның өстендә. Авылыбызда 90 яшь­тән олырак булган әби-ба­бай­ларның шактый күп булуы тик Разиянең тырышлыгы нә­тиҗәсе.

Авыл фельдшеры булып эш­ләү — икеләтә зур җаваплылык таләп итә торган һөнәрләрнең берсе, дип саныйм. Чөнки бер үк вакытта аңа педиатр да, күз табибы да, хирург та, караучы да булырга туры килә. Моннан тыш, киң күңелле фельдшер, ялгыз яшәүче авылдашлары янына барганда, кибеттән ки­рәк-ярак тауар эләктереп барырга да онытмый, авыруны дарулап, ашыгыч эшләрен эшләп, үзен ашатып-эчереп, хәле яхшыра башлагач кына калдырып китә. Аның игелекләрен санап бетерерлек түгел.

Үзенең өе дә ялт итеп то­ра, аш-суга да бик оста Ра­зия­без. Алар тормыш иптәше Мин­әхмәт белән бер малай һәм бер кыз үстереп, лаеклы тәрбия бирделәр. Бүгенге көндә кызлары – Казанда, уллары Самарада үз гаиләләре белән яшиләр, ә бәхетле әби белән бабай алты оныкларының уңышларына куанып торалар. Минәхмәт гомер буе Разиянең пар канаты һәм терәге булды.

Авылыбызның ак канатлы фәрештәсе булган хөрмәтле Ра­зиябезне олы юбилее бе­лән котлап, барлык авыл хал­кы исеменнән чиксез рәхмәт­ләребезне җиткерәбез. Аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле гомер телибез. Тормыш иптәше белән бер-берсенә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Әрнү-сагышлар белмичә, балаларының игелеген күреп, гаиләсе, дуслары белән бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын Ходай.

Иң изге теләкләр белән дусларың Әнвәр һәм Кадрия, Зәмзәмия, Чәчәк, Хәбибулла бабай.

«Бердәмлек».

Просмотров: 887

Комментирование запрещено