Балаң татарча сөйләшсен дисәң…

Румия Каюмова

Румия Каюмова гаиләсе белән

27 сентябрь — Тәрбияче һәм мәктәпкәчә әзерлек хезмәткәрләре көне

Самара шәһәренә кү­чеп килгәч, иң борчыган сорау­ла­рымның берсе – саф татар те­лендә генә сөйләшә, аралаша торган баламның телен саклап калу иде. Бераз вакыт шәһәргә ияләшкәндә, кызымны нинди балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә бирербез икән, дигән сораулар туа торды. Әлбәттә, Самара — Татарстан түгел, монда татар теленә караган чаралар, мәктәпләр, балалар бакчалары юк, диярлек.

Билгеле булганча, баланы татар мохитында тәрбияләүдә әти-әниләр бик зур роль уйный. Өч яшенә кадәр сабый туганнары йогынтысында яши һәм шөгыльләнә. Ә өч яшьтән соң тирә-юнь мохитка ияләшә башлый, димәк, ана теленнән дә ераклашырга мөмкин.

Менә мин дә, кызыма 3 яшь тулгач, балалар бакчалары турында мәгълүмат җыя башладым. Кызганычка, сайланып торырга булмады, Самарада та­тар телле ике генә шәхси балалар бакчасы бар икән. Берсе — “Батыр-богатырь”, икенчесе “Йолдыз” дип атала. Башта “Батыр-богатырь” бакчасы турында белештем. Бакча өебезгә якын булмаса да, озак уйлап тормадым, бакча җитәкчесе Румия Тәлгать кызы Каюмова бе­лән элемтәгә кердем.

- Румия ханым, “Батыр” балалар бакчасы башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора?

- Мине туган телебезнең хәле бик борчый, газиз ана те­лебезне югалтасыбыз килми.  Бигрәк тә татар балаларын ана теленә өйрәтеп үстерәсем килә. Безнең бакчада хәзер өч тел өйрәнәләр: рус, татар һәм инглиз телләре.

- Татар балалары бакчасын булдыру идеясе ничек туды?

- Татар бакчасына нигез салучылар — минем әтием Тәлгать Мидхәт улы һәм әнием Әлфия Нетфул кызы Хәлиулловлар. Ә хәзер инде мин анда җитәкче ролен үтим. Үзебезнең балаларыбыз мисалында аларның татар теленә битараф булмаулары, туган телебезне, хал­кыбызның милли гореф-га­дәт­ләрен кеч­ке­нәдән белеп үсәргә теләүләре ачыкланды. Самарада бик күп татарлар яши, әмма татар балалары өчен бакчалар бөтенләй юк. Күп гаиләләр балаларын кайда бирергә бел­мичә тилмереп йөриләр, чөнки мөселман балаларына хәләл ризык ашату да мөһим. Ә без хәләл ризык­ларны үзебез әзерлибез.

Шулай ук бакчабызның шәх­си йортта, юлдан ерак урнашуы, шәһәр ыгы-зыгысыннан чит­тә­рәк торуы да зур өстенлек.

- Учреждение ничә балага исәпләнгән һәм түләү күләме күпме?

- Бүгенге көндә Самарада бакчабызның 4 филиалы эшләп килә. Акцияләр уздырыла. Ул вакытта түләү күләме 12000 сум урынына нибары 10500 сум гына була.

- Бакчагызга татар бала­ла­рын гына аласызмы?

- Бакчабызны күпмилләтле бакчалар рәтенә кертер идем, чөнки бирегә төрле яшьтәге татар, рус һәм үзбәк балалары йөри. Балалар күбрәк катнаш никахлы гаиләләрдән. Алай да ата-аналар бик канәгать.

- Татар теленә өйрәтү өчен нинди методлар кулланасыз? Балалар белән ничегрәк эш­лисез?

- Без булган барлык методикаларны да кулланабыз. Уку күбрәк уен форматында бара, танышу-исәнләшү, җәнлекләр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, төсләр һ.б. темалар аерып өйрәнелә. Бүгенге көндә балалар өчен татар телендә кызыклы китаплар чыгып тора. Аларны да кулланабыз. Бакчага катнаш никахтан туган балалар да йөри, алар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә. Татар теленнән тыш, инглиз теле, мәктәпкәчә әзерлек, футбол, бию, вак моториканы үстерү уеннары, рәсем ясау, музыка һәм башка дәресләр үтә.

Самарада милли балалар бакчасы эшләп килүе бик яхшы күренеш. Балаларга кече яшьтән туган теленә карата мәхәббәт тәрбияләү ата-аналар, милли балалар бакчалары һәм мәктәпләр бурычы, дип саныйм. Ә милли мәктәп, балалар бакчаларына үз идеяләребез, кызыклы методикаларыбыз бе­лән килсәк, заманчарак форматта эшләп китәрләр иде. Димәк, үсеш тә булыр иде.

Румия Каюмова

Румия Каюмова гаиләсе белән

 

Айгөл САФИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 988

Один комментарий

  1. Һөнәри бәйрәмең белән котлыйм сине, Румия! Афәрин, бу эшеңдә зур уңышларга ирешкәнсең! Менә бит, әле кайчандыр бу мөлаем, уңган, булган Румиягә мәктәптә татар теленнән белем биргән идем, күп еллар үткәч, инде олы улы Илһамны да укытырга туры килде! Бик тә матур гаилә дә корган Румия! Киләчәктә дә һөнәри эшеңдә һәм шәхси тормышыңда зур уңышлар, исәнлек-саулык, ныклы гаилә бәхете, балаларыңның һәм якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телим! Иң изге теләкләр белән Нурзидә Ахметовна.