Гыйрак галиме Коръәннең Казан басмасы турында китап язган

e5c3e1735934f2ddbef3ff6629730741Галим үз хезмәтендә татарлар нәшер иткән Коръәнне Расм Әл-Госмания стандартына туры килүен исбатлаган.

Гыйрак галиме Ганим Каддури әл-Хәмәд Коръәннең Казан басмасы турында китап язган.

«Коръәннең Казан басмасы (тарихи күзәтү һәм объектив анализ)» дип исемләнгән китапның гарәпчәдән русчага тәрҗемәсе бүген Казанда узган VIII Халыкара ислам конференциясендә тәкъдим ителде.

Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән китап авторы Ганим Каддури әл-Хәмәдне мөселман дөньясындагы бөтен Коръән язуларын белә торган күренекле белгеч дип таныштырды. Галим Казан басмасы белән 2018 елда Казанга Коръәнне өйрәнү буенча халыкара конференциягә килгәч ныклап кызыксына башлаган. «Ул зур белгеч булгач, без аны конференциягә чакырган идек», — диде Фәрит хәзрәт Сәлмән.

«Мин тәүге мәртәбә Казан басмасы белән 1975 елда магистратурада укыганда Каһирә университеты китапханәсендә таныштым. Бер бит күләмендә аңа кыскача күзәтү дә ясадым. Ул чакта Казанда бер генә басма чыккандыр дип уйлаган идем. Сез чакырган конференциядән соң минем кызыксынуым артты һәм мин аны тирәнрәк өйрәнә башладым. Эзләнә торгач, йөз алтмышлап Казан басмасына тап булдым», — диде Ганим Каддури әл-Хәмәд.

Галимнең Казан басмасына багышланган китабы 2020 елда Иорданиядә нәшер ителгән. Китап биш бүлектән тора. Кереш өлештә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәннән алып бүгенге көннәргә кадәр вакытны колачлаган кыскача татар тарихы бирелә. Беренче бүлектә Казан басмасының тарихы сурәтләнә. Калган бүлеләрдә басмага фәнни анализ, башка Коръәннәр белән чагыштыру бирелә.

Фәрит хәзрәт Сәлмән сүзләренчә, ислам дөньясындагы кайбер галимнәр Казан басмасын Мөхәммәт пәйгамбәр заманыннан бирле кулдан күчерелеп килгән Коръәннән аерылуын белдерә икән. Ганим Каддури әл-Хәмәд үзенең хезмәтендә татарлар нәшер иткән Коръәнне Расм Әл-Госмания стандартына туры килүен исбатлаган.

Конференциядә катнашкан Иордания галиме Самих Әхмәд Асамнә татарларның өч төрле әйбер белән горурлана алуын белдерде. «Дингә тартылуыгыз, динне үз теләгегез белән кабул иткән булуыгыз, бөтен мөселман дөньясына басма Коръәнне таратуыгыз белән горурлана аласыз», — диде галим.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 453

Комментирование запрещено