Гореф-гадәтләр дәвамлы булсын

пятачокҮткән гасырның алтмышынчы — җитмешенче елларында Куйбышевта (Самара) “Татарча пятачок”лар модада булган. Төрле авыллардан килеп, тулай торакларда яшәп, авыр сәнәгать заводларда һәм фабрикаларда эшләүче яшьләр һәм сту­дентлар, берәр паркта җыелып, гармун уйнап, җырлап-биеп, ял кичәләре уздыралар. Бу инде авыл егетләре-кызларының татар моңына, милли бәйрәмнәренә сусавын бастыру, авылдашлары, дуслары белән очрашу, насыйп ярларын табу урыны булган.

Еллар уза торган, авыл яшьләре шәһәрләргә китеп бетеп, ыгы-зыгылы тормышка күнеп, бөтенләй шәһәрләшеп беткәч, кайнап торган “Пятачок”лар да акрынлап сүрелә, күңелләрдә матур яшьлек хатирәсе булып кына истә кала…

25 сентябрьдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда, “Идел” татар эстрада җыры халык ансамбле тырышлыгы белән, “Татар пятачогы”на яңа сулыш өрү кичәсе уздырылды. Әлеге матур кичәләрне кайтару — ансамбльнең җитәкчесе Мидхәт Әминовның күптәнге хыялы иде. Ниһаять, хыял чынга ашты бугай.

Яңа “Пятачок”ка олы яшь­тәге абый-апалар оныклары һәм оныкчыклары белән бергә килгәннәр иде. Алар җырлашып-биешеп алдылар, төр­кем-төркем җыелып, яшь чак­ларын искә алдылар. Мид­хәт абый ул чор гармунчыларын, татар активистларын исебезгә төшерде, яшь тамашачыларны тарих белән таныштырып үтте.

Олы яшьтәге пятачок­лы­ларның аяклары биюгә килеп торса, яшьләрне халык биюләренә өйрәтергә кирәк иде әле. Бу эшне “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию ансамбле артистлары һәм җитәкчесе Алия Сурина үз өсләренә алып, бию  күнекмәләре өйрәттеләр. Бераздан кичәне алып баручы Линар Абсаттаров бии-бии хәлдән тайган биючеләргә бераз ял бирү өчен “Угадай мелодию” уенын тәкъдим итте. Зал моңа да бик теләп ризалашты. Оештыручылар викторинада һәм биюдә актив булган тамашачыларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

“Пятачок”ка махсус чакырылган кунаклар арасында милли туйлар, никахлар оештыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова да бар иде.

- Мондый чаралар бүгенге көндә бик кирәк, дип саныйм. Яшьләргә үз милләтендәге пар табуы кыенлаша бара. Ә менә “Татар пятачок”лары кебек кичәләр яшьләр өчен даими оештырылып торса,  катнаш гаиләләр проблемасы чишелер иде, — дип, “Идел” ансамбленә рәхмәтләрен белдерде ул. Тамашачылар да аның фикере белән килештеләр.

Кичә ахырында кунакларга “Заря” мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Екатерина Беззатеева да кушылды. “Исәнмесез, дуслар”, — дип сәламләде ул залдагы халыкны саф татар телендә: “Татарлар — үзенчәлекләрен югалт­маган һәм башка халыклар арасында эреп югалмаган мил­ләтләрнең берсе. Алга таба да матур гореф-гадәтләрегезне саклап, киләчәк буыннарга да җиткерегез”, — диде ул, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. 

Әйе, “Пятачок”лар, кич уты­рулар даими оештырылып торса, яшьләргә халык көйләре генә түгел, яшь татар композиторларының дәрт­ле җырлары, музыкаль ком­позицияләре дә тәкъдим ител­сә, алып баручысы да яшь, кыю һәм көлдерә белә торган яшьтәшләре булса, бу идея­дән нәрсә дә булса килеп чыгарга да мөмкин. Иң мөһиме, “Пятачок”тан истәлекләр яңарту кичәләре ясамаска, олыларга оныкларына әлеге танышу урынын күрсәтергә һәм, кичәне ышанычлы яшьләр кулына тапшырып, өйләренә таярга, намазлыкка утырып, оныгына уң­ган-булган, әни-әбиләрне хөрмәт итә торган пар теләп дога кылырга гына кала. Калганын яшьләр үзләре дә башкарып чыгарлар.

Безымянный

пятачок

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 620

Комментирование запрещено