Беренче октябрьдә илебездә Өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан Яңа Ярмәк авылы клубында өлкәннәргә багышланган «Күңел яктысы» дип исемләнгән кичә узды.
Яңа Ярмәк мәктәбе укучылары, авыл үзешчәннәре тарафыннан эзерләнгән музыкаль программа эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бәйрәмне алып баручылар өлкәннәргә хәерле гомер, илебезгә тынычлык теләделәр. Чара барышында уеннар уйнап, җырлап, биеп, уйнап-көлеп, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кичә ахырында өлкә буын әгьзалары чәй табыны тирәли үзара аралашты.
Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булып, бәхетле картлык кичерергә насыйп булсын сезгә, хөрмәтле өлкәннәр!
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 603