Кунакчыл Казанның онытылмас мизгелләре

АбзаловаБыелгы июль ахырында Бө­тендөнья татар кон­грес­сының 30 еллык юбилеена багышланган съезд гөрләп үтте. Чакырылган күпсанлы делегатлар, шәрәфле кунаклар арасында мин – Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее мөдире Нурания Абзалова да бар идем. Хәер, чакыру килеп төшкәч, үз-үземә ышанмыйча тордым, шатлыктан хәтта күзләремә яшьләр килде. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне юллыйм.

Быел Казанга икенче баруым иде инде. Беренчесе 14 февральдә, Сәләй Вагыйзов музее «Музей-мемориал» номинациясендә җиңү яулагач, мине Конгресс оештырган бүләкләү тантанасына чакырганнар иде.

…Съезд кунакларын Казан аеруча җылы каршы алды. Бик матур гостиницага урнаштырдылар, тәмле итеп ашаттылар. Чара кысаларында беренче көнне Кабан күле буенда оештырылган  «Печән базары»нда да булырга туры килде. Анда якыннарыбызга күчтәнәчләр алдык, концерт карадык, гармунчыларга кушылып биештек-җырлаштык — «Су буенда учак яна», «Күбәләгем», «Туган авыл», «Җиз кыңгырау моңнары», «Җидегән чишмә», «Казанның кадерле кичләре», «Саубуллашу» җырлары яң­гырады. Рәхәтләнеп ял итеп, төнге сихри Казан урамнарына соклана-соклана, «Татарстан» кунакханәсенә кайтып аудык. Бер бүлмәдәшем — Красноярск өлкәсеннән килгән Нурия Фәйзуллина иде. 1937 елларда аның әби-бабалары Башкортос­таннан шул якларга сөрелгән булганнар. Алар, туган яклары Стәрлетамакны сагынып, шулай ук аталган авыл оештырган­нар. Нурия ханым белән мин бик дуслашып киттек, хәзер дә аралашып торабыз. «Чын кеше сыйфатларын себер суыклары туңдыра алмый», — дигән булган Сәләй ага Вагыйзов. Нурия дә шундыйлардан булып чыкты. Әлифба авторының язмышын ишеткәч, танышым ничектер дулкынланып китте, бала чагында шушы әлифба буенча укырга өйрәнгәнен исенә төшерде. Ул үзе бик матур итеп татарча сөйләшә.

Икенче бүлмәдәшем — Железноводскидан килгән, ә тумышы буенча ул Чиләбедән. Без кичләрен чәйләр эчеп, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утыра идек. Ике күршем дә мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр,  ан­­самбль җырчылары булып чыктылар. Алар Габдулла Ту­кайның шигырьләрен искиткеч матур итеп яттан укыйлар. Кунакханәдәге кич утыруларыбыз безне бала чакларыбызга алып кайтты сыман.

Икенче көнне, 31 июльдә, делегатлар борынгы серле Болгар шәһәренә юл тотты­лар. Изге җирләр буйлап уз­дык. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Рос­сия­нең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин чыгышын тыңладык, бергәләшеп намаз укыдык, эч­тәлекле экскурсиядә катнаштык. Хушлашканда Изге Болгар җиренә ихлас теләкләребезне теләдек: «И, Раббым, иллә­ре­без-көннәребез тыныч булсын, безнең рухка дога кылучы балалар, оныклар үстерергә насыйп ит!»

Ә 1 августта безне «Экспо-Вол­га» күргәзмәләр үзәгенә алып киттеләр. Анда инде съезд баш­ланды. Мине туган якны өйрәнү бүлегенә билгеләделәр. Җитәкчебез профессор Альберт Борханов — бик сәләтле, кешелекле, үз эшен яхшы белүче генә түгел, бөтен күңелен биреп эшләүче кеше. Ул теләсә нинди сорауга җавап таба, бөтен нәрсәне дә белә, туган якны өйрәнүчеләргә көч биреп тора торган кеше. Илебезнең кайсы гына почмакларыннан килмәгәннәр делегатлар! Анда мин Алтай краеннан килгән Сабина ханым белән танышып, бик файдалы мәгълүматлар алдым. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: Альберт Борханов 2018 елда безнең музейда да кунакта булып киткән иде.

Съезд эшчәнлеге миңа зур бер умарта күчен хәтерләтте. Төрле төбәкләрдән җыелып килгән татар активистлары, бел­гечләр, милли мәгариф, милли матбугат хезмәткәрләре…  Аларның кайберләре Камышлыда узган Х Бөтенроссия авыл Сабан туенда булганнар икән. Һәрберсе танып яныңа килә, хәл-әхвәл сораша, музей тормышы белән кызыксына… Чөнки миллионлаган татар баласын укырга өйрәткән Әлифба Татарстан бренды булып санала. Күргәзмәләр үзәгендә татарча китаплар сатып алырга мөмкин иде. Мин оныкларыма Абдулла Алиш әкиятләрен, Габдулла Тукай җыентыгын сатып алдым. Күпләрнең кулында Әлифба китабын күреп куандым. Ул 2016 елда, әле һаман да Сәләй ага Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова редакциясе буенча нәшер ителгән.

Ахырда оештырылган бәй­рәм концертында Татар­стан­ның танылган артистлары  Зәй­нәб Фәрхетдинова, Зөфәр Би­лалов, Идрис Газиев, Фән Вә­лиәхмәтов, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев һәм башкалар башкарган җырлар күңел кылларыбызны тибрәндерде. Дә­рә­җәле артистлар белән бер сәхнәдә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамблен күрү мин­дә горурлык хисләре уятты. Янымда утыручы яңа танышларыма: «Бу безнең 50 еллык тарихы булган танылган фольклор ансамблебез!» — дип мактанып куюдан тыела алмадым.

Съездның дүртенче көне ае­руча истә калды. Утырышта Минтимер Шәймиев һәм Татарстан башлыгы Рөстәм  Миң­неханов чыгыш ясадылар. Ул катнашучыларны бик җылы сә­ламләп, безне милләтнең чын патриотлары дип атады, уңышлар теләде һәм алда әле башкарасы эшләр күп булуын билгеләп үтте. Васил Шәй­хразыев, Ркаил Зәйдулла, Ләйсән Садретдинова чыгышлары да бик эчтәлекле, тирән мәгънәле булды. Күңелләрдә миллилекне, телне сакларга, гореф-гадәтләрне югалтмыйча яшь буыннарга тапшырырга — бу барыбызның да изге бурычы.

Казаннан мин искиткеч уңай энергия туплап, күтәренке күңел, яхшы кәеф белән кайттым. Милләтем өчен тагын да файдалырак булу теләге кү­ңелемә кереп утырды. Өс­тә­венә, истәлеккә дип матур яулык, стена сәгате, китаплар да бүләк иттеләр.

Миңа шундый мәртәбәле шәхесләр белән очрашу, тәҗ­рибәле белгечләр белән танышу мөмкинлеге биргән өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка, юл чыгымнарын кайгырткан өчен «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зиденты Фәхретдин Канюкаевка, Камышлы районы башлыгы Рафаэль  Баһаутдиновка, Похвистнево районы, Мәчәләй авылының “Восток” фермер ху­җалыгы җитәкчесе Ринат Ис­кән­дәровка, төркем җитәк­че­без Айгөл Минастиновага олы рәх­мәтләремне җиткерәм. Ба­ры­сына да исәнлек-саулык, гаи­лә бәхете, тигез тормыш телим. Милләтебезне саклап, го­рур­ланып, ярдәмләшеп яшәр­гә на­сыйп булсын, Ходаем! Без — бергә! Безнең көч — бер­дәм­лектә!  

Сәләй Вагыйзов исемендәге музей-йорт җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 686

Комментирование запрещено