Терлекчелек тармагы, игенчелек белән беррәттән, авыл хуҗалыгының мөһим тармакларының берсе булып тора. Үзгәртеп кору чорында авыр шартларда калган авыл хуҗалыкларының күбесе бүгенге көндә уңышлы гына эшләп киттеләр. Шуларның берсе — Кошки районының Степно-Шенталинский авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы. Әлеге кооперативны Рамил Дамир улы Гыйззәтуллин җитәкли.
Җитәкче дигәч, күпләрнең күз алдына кырыс, кискен сүзле, артык таләпчән начальник стереотибы килеп баса. Ләкин Рамил Дамир улы образында җитәкчеләрнең бөтенләй яңа формациясен күрәбез. Әлбәттә, җитәкче буларак ул таләпчән, әмма аның тәрбияле, укымышлы булуы, тормыш принциплары бу кешегә карата ышаныч тудыра.
Нәкъ менә Гыйззәтуллин тырышлыгы белән «Степно-Шенталинский» авыл хуҗалыгы кооперативының эше җайга салына, коллектив гаиләдәге кебек тату яши. Аның хуҗалыгында игенчеләрнең хезмәтенә хөрмәт күренә, хезмәт хакы түләүнең нормалары саклана, мораль чаралар стимуллаштырыла. Мондый коллективта кеше җиң сызганып эшли һәм башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки намуслы кеше яңа уңыш язмышы өчен җаваплы булуын аңлап эшли.
Рамил Дамир улы шушы җирдә туган, колхозчылар гаиләсендә үскән. “Әти-әниләрнең үрнәге гел күз алдымда”, — ди ул. Бабасы Хәйрулла — колхоз рәисе, әтисе Дамир шофер булып эшләгән, әнисе Фәния сыер савучы да, бозау караучы да, башка участокларда да җаваплы эшләр башкарган. Шуңа күрә бу гаиләдә туган өч бала да, авыл эшен белеп үскән тыйнак һәм шул ук вакытта җаваплы, сәләтле хезмәткәрләр. Шулай булгач, авыл хуҗалыгын оештыру һәм уңышлы алып бару - аларның канына күптән сеңгән.
Рамил Ульян авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, кече ватанына кайтып, Шенталы хуҗалыгында инженер булып эшли башлый. Әмма өч авылны берләштергән колхоз, кискен үзгәрешләр кичереп, өлешләргә бүленә. Рамил Гыйззәтуллинны «Степно-Шенталинский» авылы рәисе итеп билгелиләр. Хуҗалыкка бөтенләй яңа шартларга яраклашырга, структура, милек формасын үзгәртергә, юридик статус алырга һәм милекчеләр белән яңача мөнәсәбәтләр төзергә туры килә.
- Кыен булды, әлбәттә. Ләкин булдырдык. Бүгенге көндә «Степно-Шенталинский» авыл хуҗалыгы кооперативы — җитештерү циклларын заман таләпләренә буйсындыра алган, дөнья тәҗрибәсенә һәм фәнни казанышларга таянып эшләүче хуҗалык. Рамил Гыйззәтуллин ел саен производствога инновацион технологияләр кертә, үсемлекләр селекциясе белән шөгыльләнүче университетлар белән хезмәттәшлек итә. Планлы рәвештә җирле табигать шартларына җайлаштырылган һәм сату базары таләп иткән яңа сортлар җитештерүгә кертелә. Хуҗалык заманча техника һәм технологик җайланмалар, җиһазлар белән тәэмин ителә. Бүген монда сыйфатка, кадрлар әзерләүгә һәм квалификацияләрен күтәрүгә җитди игътибар бирелә. Коллективта өзлексез эшләү процессы булдыру өчен хезмәткәрләр бер-берсен алмаштыра ала. Кирәк булганда Рамил үзе дә теләсә кайсы техникага утырып эшне дәвам итә ала.
Кооператив рәисе кабинетында исемлек эленеп тора. Анда һәр хезмәткәрнең туган көне күрсәтелгән. Юбилейлар булганда бүләкне алдан әзерләп куялар. Бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне дә бергәләп бәйрәм итәләр. Рамил Гыйззәтуллин хезмәткәрләренең нинди өметләр белән яшәвен, нәрсәгә мохтаҗ булуын белеп тора, һәркайсына ярдәм күрсәтергә тырыша. Һәр хезмәткәрнең шәхси хуҗалыгында булган терлекләр өчен фураж орлыгы һәм үлән чәчелә, кыр хезмәтчәннәре тырышып эшләсеннәр өчен барлык шартлар да тудырыла. Шундый кайгыртучанлык аркасында тырыш хезмәт куйган крестьяннарны гына җир югары уңыш белән бүләкли. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый эш алымы уңдырышлыкны күтәрү нигезе булып тора.
Рамил Дамирович, гомумән, аз сүзле кеше. Буш сүз сөйләүне хупламый, юкка-барга вакытын сарыф итми. Бәлки шуңа да авторитеты зур, ул берничә тапкыр җирле хакимият органнарына депутат булып сайланган абруйлы җитәкче.
Рамил белән Алсу, 37 ел буе иңгә-иң куешып, шатлык-кайгыларны уртаклашып тормыш итәләр. Хатыны — «Степно-Шенталинский» кооперативының баш икътисадчысы, хуҗалыкның финанс эшләрен тотрыклы итеп алып бара. Улы Юныс СамГТУны тәмамлаган, «Сворог» фирмасында төбәк вәкиле булып эшләгән белгеч. Аның җитәкчелегендә 30дан артык дәүләт һәм коммерция объектлары төзелгән. Алман һәм инглиз телләрен яхшы белгән, татар халык иҗатын яраткан максатчан, намуслы һәм шат холыклы иде, дип исенә төшерә әтисе. Кызганычка, тормышының чәчәк аткан чагында фаҗигале рәвештә вафат булган.
Кызы Лилия өч югары белем алган тарих фәннәре кандидаты. Ул да фән үсешенә зур өлешен кертә. Карьера үсешенә ана роле дә киртә булмаган: яхшы билгеләргә генә укучы ике баласы бар, спорт һәм музыка белән дә шөгыльләнәләр.
Әхлак нормалары түбәнгә тәгәрәгән, һәркем үзе турында гына уйлаган чорда, «Степно-Шенталинский» кебек коллективлар булуы сөендерә. Кызганычка, алар күп түгел, ләкин киләчәк иминлеге хәбәрчеләре булуында шик юк.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 592