Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Илнур Рәшит улы СӘЛИХОВка!

fb479ffd594eСезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Алия Җәүдәт кызы ИСМӘГЫЙЛЕВА-ҮМӘРОВАга!

букетСезне туган көнегез белән  котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Экодом» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш хисапчысы Гөлназ Мәзгүт кызы БИКСАЛИЕВА-ГАРИПОВАга!

jCo94qoXXig

Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, озын гомер, уңышлар, шатлыклар, тән сихәте, гаилә бәхете телим. Бәла-казалардан имин булып, язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез. 

*

И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.