Азат НАДИРОВ: «Милли хәрәкәтнең иң беренче адымнарын Әхмәт белән ясадык…»

P1010899

Әхмәт Нафигин (сулда) һәм Азат Надиров.

Бер ел элек, 2022 елның 10 октябрендә, 83нче яшендә Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Әхмәт Мөхәммәт улы НАФИГИН  вафат булган иде

Әхмәт дустыбыз яшәр иде әле, яшәр иде! Тик менә коронавирус дигән афәт былтыр аны да алып китте шул…

Берзаман мин «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевны үземнең СССР, КПСС җитәкчеләренә, матбугатка язган хатым белән таныштырган идем. Анда туган телебезнең, шулай ук башка халыкларның телләренең фаҗигале язмышын булдырмаска кирәк, дип язылган иде. Менә шушы вакыйгадан без таныш идек инде. 

Аннан Илгиз мине Әхмәт белән дә таныштырды. Ул ансамбльнең оештыру эшләрендә беренче көннән үк катнаша булган. Авиация һәм «Прогресс» заводлары арасындагы капка аша Әхмәт миңа «Ялкынлы яшьлек» афишаларын бирә иде, мин аларны авизаводтта элә идем.

Казанда милләтебезне, телебезне яклап үткән халык җыелышыннан илһамланып кайткан летчик-штурман Фаик Фәрукшин Куйбышевта милли җанлы кешеләрне эзләп, мәчеткә һәм ансамбльгә килгән. Илгиз Әхмәтне һәм мине чакырып алды. Шулай итеп милли хәрәкәтнең, өлкә «Туган тел» оешмасының иң беренче адымнарын Әхмәт белән 1988 елның көзендә ясаганбыз икән…

Әхмәт милли эшләребезгә бик зур өлеш кертте. Бу дөньяга милләтебезне, татарлыгыбызны саклар, үстерер өчен туган сыман эшләде ул. Төрле җиһазлар, призлар, лозунглар, артистларны ашату, билетларны әзерләү — безнең эстә иде… Нәүрүз, Балалар фестивале, Сабантуй бәйрәмнәрен әзерләгәндә чара алдыннан 2-3 сәгать йокы туры килә иде анарга да, башкаларыбызга да… Мәсәлән, паралон заводында паралон коркалары кистертеп, аннары тегү остаханәләрендә аларны тутырыр өчен капчыклар тектереп, көрәшчеләргә көрәш келәме әзерләү, аларны «Родина» мәдәният йорты подвалында урнаштыру безнең (Әхмәтнең, минем, Рәфыйк Шәфигуллинның) байтак көчебезне, вакытыбызны алган иде. Барсы да — заводтагы эштән соң бит әле…

«Туган тел» оешмабызда Әхмәтнең хатыны Дания, сеңелесе Сания, аның ире Фәрдүс һәм улы Марат та актив булдылар. Әхмәт «Прогресс» заводындагы иптәшләрен дә оешмага алып килде. Бүгенге көндә ракеталар, космик кораблар уңышлы гына галәмгә очалар - монда Әхмәтнең дә, аның иптәшләренең дә зур өлеше бардыр.

Әхмәт һәм Дания пар күгәрченнәрдәй иделәр. Кызганычка, Дания күптән инде арабыздан бакыйлыкка күчкән иде. Икесе дә мәрхәмәтле, тырыш, тыйнак, ачык йөзле иделәр. Аларның ике уллары Дәнис һәм Рәмис тә - әти-әнисенең лаеклы дәвамчылары.

P1040272

Әхмәт әфәнденең портреты. Авторы — Азат Надиров.

P1020534

Казанда.

????????????????????????????????????????????????

Дания ханым Нафигина.

P1010899

Әхмәт Нафигин (сулда) һәм Азат Надиров.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.


КОНТЕКСТ: 

Сабырлык бизмәне булып яшәде

Просмотров: 585

Комментирование запрещено