Сәламәтлек — иң зур байлык

343Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр, хак сүз. Аллаһы Тәгалә миңа бик күп сынау­лар бирде. Гомеремдә берничә мәр­тәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәрби хезмәтемне өч ел Гер­ма­ниядә үтәдем. Ходаем аннан исән-имин туган авылыма — Камыш­лыма әйләнеп кайтырга насыйп итте. Рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда бик авыр чирләр, катлау­лы операцияләр кичерергә ту­ры килде. Шушы авыр вакыт­ларда районыбызның тәҗ­рибәле табиблары мине үлем тырнагыннан алып калдылар. Аларның ярдәме минем күңел хатирәләренә мәңге уелып калган. Аларга зур рәхмәтләр әй­теп, искә аласым килә. Ме­нә алар: хирурглар Илдар Шәй­хетдинов, Олег Никоноров, Гадел Кәлимуллин, Рим Сә­гыйров, Назыйм Сәлахов, Фә­һим Шәйхелисламов; терапевтлар: Вилсур Гыйльманов, Рөстәм Шәрипов, Владимир Горбунов, Нурания Горбунова, Исмәгыйль Баһаутдинов, Азат Әһлиуллин, Мәрьям Ваһаҗева, Сания Гыйльманова; офтальмологлар: Хәҗәр Акчурина, Лилия Абдулова; рентген-та­биб­лар: Михаил Мелешкин, Флюр Якупов, Рәшит Шәй­хет­ди­нов; нерв авырулары табибы Зөлфия Гайзуллина; дерматолог Мәсхүт Хәкимов һәм башкалар.

Бик күп еллар буе больницада баш табиб булып Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтов эшләде, ә хәзер Светлана Русинова җитәкчелек итә. Үзем­нең кызларым кебек күр­гән, йөрәгемә якын булган шәф­кать туташларына, санитарка­ларга да рәхмәтем чиксез. Районыбызның шифа­ха­нә­сен­дә эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телим, ә арабыздан вакытсыз ки­түчеләргә язмам дога булып иреш­сен. Амин!

Сәгыйть АБСАТТАРОВ.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 617

Комментирование запрещено