Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

1J43Uby4ZSxthGH6svAPmAQd9JTbuvZXsbgyvri1vZJARxXfq_P93O9jk-0qyU73OKfqaLzwkO64U7j3JgkLSEGjАллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхәммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Мәүлид көне — рабигыль әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тормышының кай ягын гына карасак та — ул һәр яктан үрнәк. Әти, гаилә башлыгы, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш буларак — ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк.

15 октябрьдә Гали авылының Урта мәхәллә мәчетендә Мәүлидкә багышланган мәҗлес узды. Анда хәзрәтләр, балалар белән Коръән сүрәләрен укып, мөнәҗәтләр әйтеп, дога кылып, авыл халкы өчен бик дулкынландыргыч бәйрәм ясадылар. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга.

Җүнәйд әл-Багдади: “Мәүлидкә килгән кеше, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) ихлас олылап, чын мөселман була”, — дип сөйләгән. Аллаһы Тәгаләбез барыбыздан да разый булсын. Ә Мәгърүф әл-Курхи: “Кем дә булса, табын әзерләп, мөселман кардәшләрен Мәүлид мәҗлесенә чакыра икән, ул кеше Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр белән бергә кубарылыр», — дип раслаган. Безгә дә пәйгамбәрләр белән кубарылырга язсын иде!

Мәүлид үткәргән йортка Аллаһның рәхим-шәфкате иңәр, ул йорт¬ны фәрештәләр уратып алыр, ул йорт нур белән тулыр, андагы бар кешеләргә дә Аллаһының бәрәкәте иңәр. Бу йорт кешеләренә Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил (аларга Аллаһның сәламе булса иде) фәрештәләр фатыйха бирер, дигән Бөек имам әс-Сөюти.

Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңел¬ләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчетмәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен.

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

1J43Uby4ZSxthGH6svAPmAQd9JTbuvZXsbgyvri1vZJARxXfq_P93O9jk-0qyU73OKfqaLzwkO64U7j3JgkLSEGj


Гөлшат ХӘЙРУЛЛИНА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 569

Комментирование запрещено