«Дөньядагы иң яхшы укытучы – Россия укытучысы»

Шамкаева Наиля5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров регионның мәга­риф системасы ветераннары һәм педагоглары белән очрашты. Өлкә җитәкчесе аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, атказанган остазларга бүләкләр тапшырды, тармакның үсеш перспективалары, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Дәрәҗәле бүләкләргә ла­ек булган укытучылар арасында Камышлы районы белем бирү учреждениеләре хез­мәткәрләре дә бар иде.

Шулай, Иске Ярмәк авылы урта мәктәбендә математика укытучысы булып Наилә Минсәгыйть кызы Шамкаева эшли. Һөнәри бәйрәм көнендә ул губернатор Дмитрий Азаров тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Менә инде 32 ел ул укытучы һөнәренә тугры булып кала. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучылары югары уку йортларына кереп укыйлар.

Шамкаева Наиля

-  Наилә Минсәгыйтовна — ты­рыш хезмәткәр, ярдәмчел коллега һәм тәҗрибәле остаз да. Белемле, җаваплы, балалар белән уртак тел таба, математика фәненә карата кызыксыну уята белә, — дип санап китте күркәм сыйфатларын  мәктәп директоры Равилә Хәйдәровна Гыймадиева.

Камышлы урта мәктәбенең «Йолдызлык» («Созвездие») өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Минәхмәт кызы Зарипованы укытучылар бәйрәме белән Самара өлкәсенең Мә­гариф һәм фән министрлыгы бүләкләде. Укыту осталыгы, үз эшенә чиксез тугрылыгы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул Мактау грамотасына лаек булды. Коллегалары һәм ата-аналар аны киң күңелле, мәрхәмәтле кеше һәм үз эшенә тугры педагог дип бәялиләр, балаларның уңышлары өчен зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

Зарипова Гузалия

Югары хезмәтләре өчен ре­гионның барлык педагог­ла­рына да Дмитрий Азаров рәх­мәт сүзләрен белдерде һәм: «Дөньядагы иң яхшы укытучы – ул Россия укытучысы. Һәр балада сәләт күрә белгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Укучыларыгыз арасында тырыш һәм талантлылары күбрәк булуын телим», — дип ассызыклады өлкә башлыгы.

Венера ГАЛИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 724

Комментирование запрещено