Йөрәк тибеше бер ритмда

8L5z-h_mH8XwAG83QuW0jj_NjsjoMnOrPGytNWcVGQCFrSO7CNT_Y8dRwpQEYts59-g12jgzKLSFtWiF6MhKBzHVНичәмә еллар буена Шенталы районының Денис авылында, кулга-кул тотынышып, иңне иңгә куеп, еллар сынавына бирешмичә яшәүче Рәис һәм Әлфия ӘХМӘТОВЛАР гаиләсе турында язып үтәсем килә. Быелгы ел алар өчен аеруча үзенчәлекле – гаилә корып яши башлаганнарына 50 ел һәм гаилә башлыгының 75 еллык юбилее.
Рәис Минхаҗ улы һәм Әлфия Габделхәер кызының саф мәхәббәте кайгыртучанлык нигезенә корылган, уртак шатлыклар белән ныгытылган булганлыктан ярты гасыр бергә-бергә гөрләшеп яшиләр.
Ә саф мәхәббәт чыгарылыш кичәсендә, очраклы гына очрашудан башлана. Бу турыда Рәис ага болай сөйли:

— Куйбышев авыл хуҗалыгы институтын Кызыл диплом белән тәмамлаган яшь специалист буларак, чыгарылыш кичәсенә чакырганнар иде. Шушы матур кичтә Әлфия исемле чибәр кызны күреп, хушым китте. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык та куйдык.
Озак та үтми, 1972 елның февраль аенда, тантаналы рәвештә, барлык җирле гореф-гадәтләрне үтәп, гөрләтеп туй ясыйлар. Туйдан соң ук гаилә Шенталы район үзәгенә күчеп китә. Рәис баштагы чорда авыл җирлеге идарәсенең үсемлек саклау станциясе башлыгы булып эшли, соңрак икътисадчы булып китә. Өч ел үткәч, “Марс” колхозының баш агрономы вазифасына чакыру ала. Шуннан соң гаилә Рәиснең туган нигезенә кайтып төшә. Терлек азыгы әзерләү, мал асрау, сыер саву, көтүгә чыгу, бәбкә-чебеш үстерү, бил бөгеп басуда чүп утау кебек күп көч сорый торган мондый эшләр яшь гаиләгә бөртек кадәр дә авыр тоелмый. Киресенчә, алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Шат күңелле булып яшәү аларга һәрвакыт ярдәмгә килә.

Хуҗалыкта эшләр кайный, үз эшенең остасы булган белгеч барлык вазифаларны да вакытында һәм җиренә җиткереп үти. “Марс” колхозы барлык күрсәткечләр буенча да районда беренче өчлектә бара, бөртеклеләрне генә түгел, яшелчәчелек юнәлешен дә актив рәвештә алга этәрәләр. Мәсәлән, хөкүмәткә тапшырылган суган күләменә килгәндә, “Марс” колхозы беренчелекне беркемгә дә бирмәгән. Ә алмаларның ниндие генә үсмәгән анда!

Рәис Минһаҗ улының да карьерасы алга бара: партоешма сәркатибе, авыл советы башлыгы урынбасары һәм Денис авыл җирлеге башлыгы хезмәтен үти. Барлык эшендә дә үзен белемле, җаваплы белгеч, хуҗалыклы һәм гадел җитәкче буларак күрсәтә. Шуңа күрә авылдашлар да аңа иң җаваплы вазифаларны ышанып тапшыралар. Ә Әлфия Гәбделхәер кызы күп еллар буе колхоз хисапчысы хезмәтен башкарган. Ул бик зирәк хатын, әни һәм дәү әни, уңган хуҗабикә, кул эшләре остасы. Кыскасы, хезмәт сөю, һәрнәрсәдә тәртип саклау Әхмәтовларның иң гүзәл сыйфаты булып кала.

Хәзерге көндә дә зур йорт хуҗалыгын алып барулары, бер минутны да исраф итмичә, вакытның кадерен белеп яшәүләре балаларына олы үрнәк булып тора. Дүрт балаларының да эшчән, тырыш, тәртипле булып үсүләре дә шуның нәтиҗәседер. Һәрберсе тиешлечә белем алган, эшкә урнашкан, гаилә корган. Зур кызлары Зөлия — медицина хезмәткәре, Лилия — укытучы, Фәлүзә — хисапчы, ә Ришат — хокук саклау органнары хезмәткәре.
Балалар һәрвакыт әти-әниләренең хәлен белеп торалар, авыр эшләр булганда, кайтып ярдәм итәләр. Җәен оныклар, әлбәттә инде, кунакка кайталар.

Әхмәтовлар берсе дә тик торырга яратмый. Эшсез тору — авыру галәмәте, диләр. Алар һәрвакытта да хәрәкәттә. Бергә тигез, тыныч гомер итүләренә, игелекле балалар тәрбияләп үстерүләренә, эштә дә, гаиләдә дә үз бәхетләрен табуларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып гомер кичерәләр, акрынлап олыгаялар. Рәис Минһаҗ улы 5нче ел инде 41нче мәхәлләнең имам-хатыйбы булып тора. Мөселманнарның рухи остазы буларак, биш вакыт намаз, дини бәйрәм, изге җомга көннәрендә хөтбәләр укый, мәчетнең көнкүрешен карап-җайлап тора. Ул җитди һәм җаваплы, күпкырлы белем иясе һәм бик тә укымышлы кеше. Гарәп телен үзлегеннән өйрәнеп, Коръән укый башлаган. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Әхмәтовлар нәселендә Рәиснең әтисе дә, бабасы да имамнар булганнар.

…Тигез тормышта гомер итүнең бөтен яме — тырышлыкта, дип исәпләгән Әхмәтовларның бергә яшәүләренә быел 50 ел тулды. Аларга карап шуны әйтеп була: кеше тәүфыйклы булса, һичшиксез, бәхетле дә була. Гомер сизелмичә дә үтеп китә. Яшьлекнең, тормыш иптәшеңнең, балаларыңның кадерен белеп яшәсәң, картлык көнеңдә үкенү хисләре кичерергә туры килмәячәк. Бәхет һәм сәгадәт, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык Сезгә!

Денис авылы җирлеге администрациясе.
Шенталы районы.
«Бердәмлек».

Просмотров: 564

Комментирование запрещено