Көз

WebWFuRbvm01jX8vp8wumnfXpjaQo8sWDdMrknJcmAv_0_d9C-iBWxzfuHFok6A-6tzEF5TYsFmx05ABbvHk1kk3Җылы көннәр үтте,
Килде салкыннар,
Агачта яфрак саргайды,
Кыскарды көннәр.

Кырлар тынычлап калган,
Ашлык җыелган.
Урманнарда кош сайрамый,
Бар дөнья тынган.

Еш ук яңгырлар да ява,
Күренгәли кары да.
Күңелле түгел бу вакыт,
Кеше сирәк урамда.

Тиздән елгалар һәм күлләр
Капланыр бозга.
Балалар шатланып көтә
Бозда шуарга.

Алтын көз озак тормас ул,
Ул бик тиз китәр.
Кыш бабайдан, киләм дигән,
Хәбәре килгән.

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ.
Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 626

Комментирование запрещено