«Үзәк»тәге — үзәктә

clDXHnSJ_osnO_KhxxFjZ536s08GgpwWA0iC2HEqpbk7D4_yBkD-LwR_sHSxH3WqpxBflDYNFcLeexJ1b5j01S0HМәүлид кичәсендә Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә бик күп кунаклар җыелып килделәр. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча догалар укыдык, салаватлар әйттек, хәер-сәдакалар өләштек. Пәйгамбәребезнең туган көнен хөрмәтләдек һәм бер-беребезгә дә, дөньяларга да — иминлек, йөрәкләребезгә — иман, җаннарыбызга — тынычлык, тәннәребезгә — сәламәтлек һәм гаиләләребезгә хәерле гомерләр теләдек.

Мәүлид кичәсен имамыбыз Галиулла Мамышев алып барды:
- Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнгән кеше буларак, мин аны кешелек җәмгыятен коткаручы дип атый алам. Хәзерге көндә дә шундый шәхес булып, дөнья белән идарә итсә, бөтен проблемалар да уңай хәл ителер иде һәм бөтенебез дә бәхетле, тыныч тормыш кичерер идек, — дип аңлатты Галиулла хәзрәт.

Шушы күркәм Мәүлид бәйрәмендә Сәйфулла хәзрәт Касыймов бик матур итеп мөнәҗәтләр укыды, Дамир ага Муратов Мөхәммәд Пәйгамбәребезне иң күркәм сыйфатларны туплаган камил кеше дип бәяләде, Шамил Мамышев Пәйгамбәребезнең тормыш юлы хакында сөйләде. Җәбраил фәрештә Рәсүл галәйки вәссаләм белән саубуллашканда: “Мин әле тагын 10 мәртәбә җир йөзенә иңәрмен”, — дип әйткән.

Ә бүгенге көндә бәрәкәтнең кайда киткәнен күреп торабыз. Бер кеше дә, минем вакытым бар, дип әйтә алмый. Барыбыз да каядыр ашыгабыз, бер-беребез белән дә, туганнарыбыз белән дә сөйләшергә вакытыбыз юк, һәм булмас та инде. Оят дигән нәрсәне дә әллә кайчан югалттык. Мәчетебездә 35 ел буе тавыш чыкканы юк иде, табылды бер “акыллы”сы, гаделлеген югалткан бәндә. Шөкер Аллаһы Тәгаләгә, беркем дә аңа ияреп китмәде, тиз аңладылар бу бәндәнең тавыш чыгару сәбәбен. “Кеше хатадан хали түгел”, — диелгән китапта. Бәндә ул ялгыша. Әмма да ялгышны төзәтүче дә без үзебез. Бер-беребездән тик диндә өстенлек, тәкъвалык, изге гамәлләр белән аерылырбыз, дигән. Башка яклардан без тигезләр: бер-беребезне кимсетүне, түбәнсетүне, хисләргә зарар салуны ислам дине тыя.

Мәүлид кичәсе — кардәшлек хисләрен ныгыту, бер-беребезне хөрмәтләү көне дә. Шушы күркәм кичәдә шөкерана итик, дин кардәшләребезгә иминлек, бәрәкәт сорап, догалар кылыйк. Өммәтебезгә Аллаһы Сөбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате иңсә иде, Пәй¬амбәребез (с.г.в.)нең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!
Барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән котлыйбыз!

 

Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 544

Комментирование запрещено